Гөлнара Метшина аз керемле шәһәрлеләр өчен азык-төлек җыелмалары тапшырды

«Бәхетле» компанияләр төркеме хуҗасы Гөлнара Метшина аз керемле шәһәрлеләр өчен азык-төлек җыелмалары әзерләгән. Бу хакта «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярдәмгә аеруча мохтаҗ гаиләләр һәм коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә авыр хәлгә юлыккан кешеләр ярдәм алачак, дип хәбәр ителә. Мохтаҗлар исемлекләрен шәһәрнең социаль яклау идарәсе һәм район администрациясе әзерләгән: алар арасында  кереме аз булган пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, операциядән соң якыннары ярдәменнән мәхрүм калган кешеләр, ике онык тәрбияләүче опекун әби бар.
Бө көннәрдә 1500 гаилә азык-төлекләтә ярдәм алачак.


Фикер өстәү