Куркып утырыр чакмыни: волонтерлар ярдәм кирәк булган кешеләргә булыша

Уртак бәла барыбызны да берләштерде. Аеруча авыр тормыш хәлендә калучыларга һәм өлкәннәребезгә игътибарны арттырды. Табиблар, курьерлар, волонтерлар – бүгенге вазгыятьтә шушы кешеләрнең нинди кирәкле булуын аңладык. Мохтаҗларга ярдәм итү ничек оештырыла? Волонтерларның үзләреннән сораштык.

“Душа России” волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Юлия Хәкимованың сөйләшергә, үзе турында уйларга бер минут та вакыты юк. Ярдәм сораган бер кешедән икенчесенә ашыгалар. Үз гаиләләре янына караңгы төшкәч кенә кайтып керәләр. “Кичәдән башлап ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. 12 кешегә ярдәм иттек. Бүген исә күбрәк булыр дип уйлыйм”, − диде ул.

Юлия сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләр арасында акчасыз һәм азык-төлексез калган яшь аналар күп. Аларның ярдәм сорап язуларын уку, шалтыратуларын тыңлау өчен генә дә күпме көч кирәк. Төп игътибар — аларга, чөнки 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ярдәм итүчеләр дәүләт күләмендә дә оештырыла.

– Әниләр арасында кичә-бүген эшкә урнашып, коронавируска бәйле хәл аркасында хәзер өйдә утырырга мәҗбүр булганнар шактый. Күпләрнең акчалары бер атналык азык-төлек, беренчел ихтыяҗ кирәк-яракларына да җитми. Өйдә бер кап токмачыбыз гына калды дип язалар. Күбесе ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренә ояла, әмма башка чаралары юк.

Берничә көн элек шундыйларга ярдәм иттек, бөтен булган запасларыбызны тараттык. Ялгыз картларны да онытмыйбыз. Шәхси машиналары булганнар кирәк-яракларны мохтаҗларга ташуда булыша, − диде ул.

– Юлия һәркемне игътибарлы булырга өнди: күрше-күлән арасында да ярдәмгә тилмергән картлар юк түгелдер. Волонтерларны көтеп утырмыйча, андыйларга үзебез дә кулдан килгәнчә булыша алабыз.

Күпләр акчалата булыша, шул акчаларга волонтерлар кирәк-яраклар сатып ала. Юлия теләсә нинди суммага да шатбыз, ди. Тамчыдан күл җыела дигән сүзләрнең дөреслеге әнә шундый шартларда раслана да инде. Берничә көн элек 100 метр тукыма сатып алып, медицина битлекләре теккәннәр. Аны волонтерларга биргәннәр, калганы ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә таратканнар.

Татарстанда #мывместе проекты кысасында барлыгы 3 276 волонтер мохтаҗларга ярдәм итүдә катнаша. 1300дән артык мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Волонтерлар рәтенә кушылырга теләүчеләр dobro.ru сайтына кереп, гариза калдыра ала.

Юлия сүзләренчә, алар куркынычсызлык таләпләрен үтәп эш итәләр. Хәтта ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә волонтерларны каршы алганда медицина битлеге, перчатка киеп кенә чыга. “Әбиләребез дисциплинаның ни икәнен яхшы белә. Төшенкелеккә бирелмәүләре сөендерә”, – ди Юлия.
Казаннан Марина һәм Олег Филипповлар волонтерлык хәрәкәтенә гаиләләре белән кушылган. Маринаның бу изге эштә 2 еллык тәҗрибәсе дә бар инде. Элек өлкәннәргә йорт эшләрендә булышып, мәдәни ялларын оештырып йөргән. Казанда волонтерлар төркеме җыябыз дигән хәбәрдән соң да читтә калмаган. 16 яшьлек улы һәм ире дә аның артыннан ияргән.

Филипповларда эш болайрак бара: Марина мөрәҗәгатьләр кабул итә, даруханәләргә шалтыратып, теге яки бу даруның барлыгын белешә, кибетләргә исә алдан азык-төлек җыеп куюны сорый. Ире белән улы шул заказларны ташый. Көненә дистәләгән кешегә ярдәм итәләр икән. Мактанулары түгел, әмма Филипповлар кайбер чыгымнарны үзләре үк каплый. “Барлык пенсионерларның да матди хәле яхшы түгел, шуңа да кайвакыт заказ өчен үзебез түлибез”, – дип уртаклаша Марина.

Чир йоктырудан курыкмыйсызмы дигән сорауга исә волонтер: “Куркып утыра торган чакмы соң? Бездән башка аларга кем ярдәм итәр?” – дип кенә җавап бирә. Саклык чараларын күрәләр: медицина битлеге, антисептик, перчатка – барысын да кулланалар.

Казан мэриясе волонтерлар штабы хәбәр иткәнчә, 10 көн эчендә волонтерлар 615 ялгыз яшәүче пенсионерга азык-төлек һәм дару китергән. Булышырга теләүчеләр саны 300 дән 467гә җиткән.

КЕМГӘ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?

Коронавируска каршы көрәш штабы “кайнар линия” телефоны: 8-800-222-59-00

Бөтенроссия халык фронты штабы “кайнар линия” телефоны: 8-800-200-334-11

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм күрсәтү буенча “кайнар линия” телефоны: 8(843)598-35-98

Үзизоляциядә утыручыларга бушлай психологик ярдәм күрсәтү телефоны: 8(843)279-55-80

Чулпан Гарифуллина

Фото: dumrt.ru cайтыннан алынды


Фикер өстәү