Киләсе атнадан мәктәпләрдә читтән торып укулар башлана, ә без әзерме?

Бүген кайберләре электрон платформа аша сынау дәресләрен үткәреп карады. Уку башланмады, редакциябезгә әти–әниләрдән, челтәргә керә алмыйбыз, дигән хәбәрләр килеп ирешергә өлгерде инде.

– Бу көннәрдә “электрон мәктәп” дип мәш килдек. Башта Учи.руга теркәлдек, аннан Якласска күчтек, видеоконференция форматын булдырдык, ватсап аша эшләп кардык. Хәзер Саклык банкы проектыннан файдаланабыз. Учи.ру да барлык сыйныф укучылары берьюлы керә алмый. Математикадан башкалар мәсьәләләр эшләгән, минем кызым,керә алмадым, дип еларга ук тотынды. Ияләшкәнче авыр булыр инде, – ди ике бала анасы Зөлфия Гайнуллина.

Балалары Казанның 180 нче гимназиясендә белем алган әти–әниләр арасында да, Учи.руда укый алмадык, диючеләр булды. “Бөтен кеше берьюлы кергәч, система чыдатмый. Ә менә ZOOM онлайн-платформа аша уздырылган видеодәресләр бик күңеллегә охшаган. Башлангыч сыйныф укучылары 30ар минут шөгыльләнә. Бер вакытта кермәсен өчен һәр сыйныфның расписаниесе билгеләнгән”, – ди Фәрит әфәнде.

Әти–әниләр урынлы борчыламы? Паникага бирешмәс өчен нишләргә? Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белештек.

– Анда бит “Учи.ру” гына түгел, төрле платформалар бар. Россия Мәгърифәт министрлыгы тәкъдим иткән барысыннан да бушлай файдаланып була. Бер тиен акча датүләргә кирәкми. Укытучыларга электрон мәктәп мөмкинлекләре, эш тәртибе, формаларытурында аңлатылды. Гадәттә, соңгы чирек үткәннәрне кабатлауга багышлана. Әти–әниләр борчылмасын. Дөрес, читтән торып укыту әти–әниләр, укучыларга гына түгел, безнең өчен дә – яңалык. Мондый хәл белән беренче мәртәбә очрашуыбыз. Шуңа күрә кыенлыклар да булмыйча калмас. Укытучылар укытырга әзер, тик кайдадыр интернет тотмаска мөмкин. Дистанцион укытуны Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Таттелеком белән бергәләп башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәмәтова.

Әти–әниләрнең борчылуын Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына да җиткердек.

– Без интернет мәсьәләсе буенча җавап бирәбез. Элемтә операторлары белән берлектә республиканың 190 мәктәбендә интернет тизлеген арттыру буенча эш алып барабыз.Ул 160 мәктәптә чыбыклы оптик, 30ында чыбыксыз технология буенча тоташтырылачак. Шулай ук белгечләр дистанцион белем бирү буенча сервисларның иң яхшы, иң көчле якларын ачыкладылар. Иң яхшылары дип саналган Якласс, Moodle, Учи.ру,Школа 20.35, iSpring дигәннәрен Мәгариф министрлыгына тәкъдим иттек, – диделәр министрлыкта.

Сәрия Мифтахова

 

Фото: sasovogorod.ryazangov.ru


Фикер өстәү