Рөстәм Миңнеханов бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсендә язып чыкты.
«Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга куштым.
Бу чор өчен түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Өйдә калыгыз!» дип яза ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat