Үзизоляция чорында атнасына 3 мең сум акчаны янга калдырырга мөмкин

Өйдә утыру чорында атнасына 3 мең сум чамасы акчаны янга калдырырга мөмкин. FinExpertiza халыкара аудиторлык челтәренең аналитик хезмәте әнә шуны исәпләп чыгарган.

Дөрес, тормышлар көйләнеп китсә, әлеге акча шундук исраф та ителергә мөмкин. Шуңа күрә, белгечләр телендә әйтсәк, кичектерелгән чыгымнар бу. Коронавирус чигенгәч, кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы яки курортка юллама сатып алырга йөгерәчәкбез. Әлегә исә, болар кирәкме, әллә юкмы, дип уйлап утырудан ары узып булмый. Башка чыгымнар да килеп чыгарга мөмкин. Һәрхәлдә, ихтыяҗ барыбер үзенекен итәчәк.

Белгечләр үзизоляция чорында нәрсәләргә акча чыгарырга кирәк булмавын барлаганнар. Беренчедән, транспортка. Аудиторлык челтәре хезмәте белгечләре фикеренчә, тугыз көнгә (алар 28 марттан 5 апрельгә кадәрге чорны алган) бер кешегә юл йөрү чыгымы уртача 900 сум тәшкил итә. Икенчедән, ялга һәм мәдәни чараларга – 500 сум, өченчедән, кием-салым һәм аяк киеменә – 400 сум чамасы акча тотылмыйча кала. Моннан тыш чәчтарашханәгә, кунакханә, кафе, ресторанга, йорт кирәк-ярагы, көнкүреш техникасы кебек әйберләргә акча туздырырга кирәк булмаячак. Шулай итеп, барлыгы 3 мең сум чамасы акча экономияләнә, дигән сүз.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, 9 көндә генә дә массакүләм ихтыяҗга бәйле тармакларга 422 миллиард сум чамасы акча керми калачак. Шуңа күрә хәзер хакимияттәгеләр эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан моңарчы күрелмәгән чараларга барырга әзер дә инде.


Фикер өстәү