Татарстанда коронавируска бәйле башка төр чикләүләр булмасмы?

Татарстанда коронавируска бәйле рәвештә кабул ителгән чикләү чаралары санитар-эпидемологик хәл тотрыкланганчы дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева онлайн брифинг барышында әйтте.

Россия Президенты Владимир Путинның яңа мөрәҗәгатеннән соң төбәк башлыкларына яңа вәкаләтләр бирелде. Ягъни һәркем үз территориясендәге вазгыятькә карап, чикләү чараларын үзе кертә.

Брифингта катнашкан Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин аңлатканча, төбәкләргә чикләү чаралары кертү өчен территорияләрне сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Татарстанда бу чаралар республиканың бөтен территориясенә таралды. Алга таба күз күрер: бәлки, кайбер урыннарда алар бөтенләй юкка да чыгар. Вице-премьер искәрткәнчә, әлегә элегрәк кабул ителгән чикләүләрдән кала яңалары турында сүз бармый.

Ләйлә Фазлыева төзү, авыл хуҗалыгы тармагы коронавирус шартларында да эшен дәвам итүен, җәмәгать туклануы исә бары тик китереп бирү хезмәтен генә куллануын искә төшерде. Халык смс-рөхсәт белән өйдән чыгу системасын да аңлаган булса кирәк: вице-премьер, беренче көннәрдәге кебек, дәгъва белдерүчеләр юк, диде. Ул шулай ук өйдән чыгу вакытын 1 сәгатькә арттыру буенча да фикерләшү бара дип белдерде.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина предприятиеләрдә күрелергә тиешле саклык чаралары турында искә төшерде. Барлык эшче персонал медицина битлекләреннән, предприятиеләрнең антисептик запасы булырга, вахта автобуслары дезинфекцияләнергә тиеш. Эшкә килгән кешеләрнең температурасын үлчәргә дә онытмаска кирәк. Моны 4 сәгать саен кабатлап тору да зыян итмәс. Медицина битлекләрен 3 сәгать саен алмаштырып тору мөһим. Эш урыннарын, өслекләрне көненә өч мәртәбә сөртергә кирәк. Эшчеләр бөтен җирдә дә 1,5 метр дистанция сакларга тиеш. Кондиционер куллану тыела. Җыелышлар онлайн форматка күчә. Әлегә шундый тыелган шартларда эшләп тору мөһим. Киләсе атна азагына, бәлки, үзгәрешләр дә булуы ихтимал.

Патяшина искәрткәнчә, Татарстандагы 25 чир йоктыру очрагының 4есе – контакт аша, калганнары  читтән кергән. Авыручыларның яше 20дән 46 яшь арасында тибрәлә. Республикада барлыгы коронавируска 12500 тест үткәрелгән. Татарстанда көненә 1500 тикшерү ясый алалар икән.

Брифингта билгеле булганча, карантин шартларын бозган өчен – 42, үзизоляция режимын үтәмәүчеләргә карата  356 беркетмә төзелгән.

Бизнеска бәйле сорау әлегә ачык кала. Ләйлә Фазлыева бу хакта белгечләр белән аерым брифинг булачак дип ышандырды.

Чулпан Гарифуллина

 

Фото: gtrk-kostroma.ru


Фикер өстәү