Рөстәм Миңнеханов үсентеләр һәм орлыклар сатуга рөхсәт бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты

Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә Татарстанда үсентеләр һәм орлыклар сатуга рөхсәт бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.

Бу татарстанлыларның күбесе киләсе ял көннәрен үзләренең йорт яны участокларында, бакчаларда үткәрергә теләүләре белән бәйле. Бу хакта СМС-рөхсәтне алганда языла торган максатлар статистикасы сөйли.

ТР Министрлар Кабинеты тиешле карар әзерли инде. Ул бакчаларда үзизоляцияләнгән кешеләргә буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү