Иртәгә, 4 апрельдә, Татарстанда һава температурасы 16 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә явым-төшем юк диярлек, көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.
Төнлә һава температурасы -3 градустан +2 градуска кадәр булачак. Көндез һава температурасы 11-16 градуска кадәр җылы була.