Казанга керү юлында хәлләр ничек?

2 апрельдән Казанга һәм республиканың тагын берничә шәһәренә машиналарны белешмә яки смс-пропусклар белән генә кертә һәм чыгара башладылар. “ВТ” хәбәрчесе дә Казаннан Чаллыга чыга торган юлга барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтты. 

“Татарларга ни булсын соң?..”

Биредәге постта ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полиция эшли. Шунда ук Росгвардия хезмәткәрләре һәм, юлларны ябарга туры килсә дип, “Городские моста” оешмасының 5 КамАзы да дежур тора.

– Бүген беренче көн эшлим. Безнекеләр кичә дә дежур торды. Юлны ябарга туры килсә дип көтәбез. Кичә андый-мондый хәл булмаган үзе. Беркемне дә мәҗбүри өйдә утыртып булмый бит инде. Һәркем үз эше буенча йөри. Бары тик таләпләрне генә үтәргә кирәк, – диде безгә КамАЗ йөртүчесе Фәрит.

Күпләр өйләрендә генә утырадыр дигән идек, юк икән, шәһәргә керүчеләр дә, чыгучылар да күп. “Халык күп йөри. Безнең эш сәгате иртәнге 7 дә башланган иде. Кичке 7 гә кадәр эшлисе. Мин инде хәзер үк арыдым”, — дип әйтеп куйды ЮХИДИ хезмәткәре.

Шәһәргә керү һәм чыгу юлындагы бөтен автомобильләрне дә диярлек туктаталар: таксилар, “Газель”лар, җиңел машиналар. Бары тик “Ашыгыч ярдәм” машиналарын һәм зур фураларны гына тикшермиләр.

– Бердән, аларның рөхсәт кәгазь болай да бар. Икенчедән, товар ташучы  мондый зур фураларга билгеләнгән урыннарына соңга калмыйча барып җитәргә кирәк. Шуңа күрә аларны туктатып тормыйбыз, – дип аңлаттылар миңа, ләкин аңа да карамастан, зур йөк машиналарын йөртүчеләр арасында белешмәләрне үзләре үк чыгарып күрсәтүчеләр дә булды.

Халык күбесенчә эш буенча, яки шәһәр янындагы бакчаларына бара. Авылга кайтучылар да бар. Әйтергә кирәк, машина йөртүчеләрнең күпчелеге тикшерүләрне аңлап кабул итеп, тиз генә документларын чыгара. Шоферларны гына тикшереп калмыйча, полиция хезмәткәрләре пассажирларның да алар өчен кем булулары белән кызыксыналар. Сирәк кенә булса да, сукранучылар һәм вирусны таратмау өчен күрелгән чараларның җитдилеген аңлап бетермәүчеләр дә очрады.

Безнең бөтен документларыбыз да бар. Хатынымны өлкән яшьтәге әти-әнисе янына авылга кайтарам, – ди бер машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәренә. – Барысы да шулкадәр җитдимени соң? Бу кадәр үк кыланмасагыз да була бит инде

Сез әллә илдәге яңалыкларны күзәтеп бармыйсызмы? – дидем аңа.

Әй, татарларга ни булсын аларга. Без утны-суны кичкән халык бит инде, – дип, җавабын ярымшаяруга борып кузгалды ул.

Өч машина кире борылган 

Йөзләгән машиналар арасында тиешле кәгазьләре булмаган кешеләр дә очрады. Мәсәлән, Чаллының пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче шәхси оешмасының микроавтобусын шактый озак вакыт туктатып тордылар. Җиде кешене утырткан йөртүче, зур автобус булмаганда, такси хезмәтен күрсәтергә рөхсәт ителүен әйтте. Эш бирүченең белешмәсе дә бар икән.

Кичә ял көнем иде. Бүген генә эшкә чыктым. Моңа кадәр проблемалар булганы юк иде. Барлык документлар да тәртиптә. “Өстән” рөхсәт килеп җиткәнче, биредә көтәргә куштылар, – диде ул безгә.

Бераздан дүрт полиция хезмәткәре килеп, нидер сөйләшкәч кенә җибәрделәр үзләрен.

“Лада Гранта” машинасын йөртүче ханымга да күпмедер вакыт постта тоткарланырга туры килде. Ул смс-пропускның бик озак килүеннән зарланды.

Мин Питрәч районындагы дачама барам. Смс-пропукс алыр өчен сәгать тугызда теркәлгән идем. Инде уникенче ярты узып китте. Әле булса җавап юк. Күпме көтәргә була инде? Менә хәзер ирем үз телефоны аша минем мәгълүматларны җибәрде. Код килде. ЮХИДИ хезмәткәләренә күрсәттем. Бер сәгать вакыт бирделәр. Әле барып җитеп, эшләрне эшлисе бар.  Кире кайтканда тагын узасы буламы инде миңа? Ник аз вакыт бирәләр икән? Мин бернинди дә тәртип бозмаган. Үз машинамда, үз дачама барам. Авыру түгелмен. Нигә мондый мәшәкатьләр миңа? – дип канәгатьсезлек белдерде ул.   

Гильдеев мәчетенә дип юлга кузгалган Илнурны да шул ук сәбәп белән тукттылар.

Якында гына булгач, рөхсәт алырга кирәктер дип уйламаган идем. Мин аны ничек алырга кирәклеген дә белмим бит, – дигәч, Илнурга ярдәм итеп җибәрдек.

Шулай итеп, без әлеге урынга унберенче яртылар тирәсендә барып җиткән идек. Кайтыр юлга сәгать берләр тирәсендә кузгалдык. Шул вакыт эчендә кирәкле документлары булмаган өч машинаны туктаттылар. Без килгәнче өч машинаны кире борып җибәргән булганнар. Барысы да Казан кешеләре.

Ә менә Самара шәһәреннән килгән машина йөртүчесе бернинди дә документларсыз гына узып китте.

Ул өенә кайта бит. Без Казанда яшәүчеләрне генә тиешле рөхсәт кәгазьләреннән башка шәһәрдән чыгармыйбыз. Башка төбәкләрдән, шәһәрләрдән килүчеләрне уздырабыз, – дип аңлатты ЮХИДИ хезмәткәре.

Кыскасы, һәркем үз җаен карап, үзенчә яшәвен дәвам итә. Дачасына бара, авылына кайта, иң мөһиме, рөхсәт кенә булсын.


Фикер өстәү