Казаннан бакчаларга яшәргә күчү тыелмаячак

Казаннан бакчаларга яшәргә күчү тыелмаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Муниципаль район башлыклары бу хакта сорау бирә, Казаннан бакчаларга күчүне туктатырга хакыбыз юк. Кайнар линия аша СМС-хәбәр системасы буенча сорауларны исәпкә алып, Цифрлаштыру министрлыгы рөхсәт вакытын ике сәгатькә кадәр озайтты. Дачага күченү өчен алты сәгатькә кадәр озайтыла, ләкин мондый алымнан атна дәвамында күп тапкыр кулланып булмый. Без барыбер киләсе атнада да катгый булырга тиеш», — диде.

Ләйлә Фазлыева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның дача территорияләрен әзерләргә күрсәтмә биргәнен әйтте. «Су, электр уты кертү, куркынычсызлык чараларын үтәп, гадәттәге процесста булачак», — диде.

Вице-премьер әйтүенчә, смс-хәбәр, эштән белешмә алу системасы кертелсә дә, зарланусыз гына беркайчан кабул ителмәячәк. «Чикләү булгач, халык тарафыннан тискәре караш бар. Татарстанда башка территорияләргә караганда чаралар катгыйрактыр да, ләкин бу яңа контакт очракларын булдырмау өчен эшләнә», — диде.

Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре аеруча контрольдә булуын әйтте. Район башлыклары изоляциядә күпме кеше булуын, күпмесе табиблар күзәтүендә икәнен контрольдә тотарга тиешлеген искәртте.

«Бездә мәҗбүри карантинда булган кешеләр аз түгел. Алар өчен республиканың баш санитар табибы карары үз көчендә. Аларның бөтенләй карантинны бозарга хокукы юк», — диде Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү