Татарстанда бизнес алып бару мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

23 марттан башлап Татарстанда бизнес алып бару белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кайнар линия эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле — Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәридә Габделганиева хәбәр итә.

«ТР бизнес-омбудсмены Аппараты белгечләре сезгә максималь оператив рәвештә консультацияләр бирәчәк һәм килеп туган мәсьәләне хәл итүнең индивидуаль механизмын эзличәк, ә кирәк була калса, җирле хакимият органнары һәм контроль-күзәтчелек органнары белән турыдан-туры элемтәгә керәчәкләр», — диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены кайнар линия телефоны: (843) 203-29-08

Шулай ук мәгълүмат алу өчен сез түбәндәге кайнар линияләргә мөрәҗәгать итә аласыз:
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы: (843) 524-90-90-90

ТР гарантия фонды: (843) 293-16-94

Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды: (843) 524 90 90 90

«Тикшерелгән бизнес»: 8 (800) 222-37-22 (РФ буенча бушлай)

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: (843) 221-76-23


Фикер өстәү