Сынау | Риман Гыйлемханов уйланулары

Бу зәхмәт турында бүтән берни дә язмаячакмын, дип үз-үземә сүз биргән идем дә, әмма өстәл янына утыруга күңелгә төрле уйлар керә башлый. Торып балконга чыгам, пыяла аша дөньяны күзәтәм. Балкон тәрәзәсе рамнары, Сибгат ага Хәким язганча, «…бербөтен офыгың кереп утыра» торган түгел шул, бары тик ишегалдын гына сыйдыра.

Бүген – карантинның, ягъни өйдә бикләнеп утыруның өченче көне. Әнә кардан арынган җир өстендә дүрт эт ята. Бөгәрләнеп ятканнар да рәхәтләнеп йоклыйлар. Анда-санда берәр кеше үтеп китсә генә, «йөрдегез инде ачу китереп» дигәндәй, башларын күтәреп карыйлар да, башларын корсакларына төртеп, тагын йоклап китәләр. Аларга рәхәт! Эт тормышына кызыгуым түгел инде бу, әйтеп кенә бактым. Кызык, этләр төш күрә микән? Башларында адәм акыллары булганнары, бәлки, күрәдер дә. Күрсәләр дә, төшләренә сөяк кенә керәдер. Мин исә телевизор карый-карый бәлеш ашыйм, хатынның «фирменный торты» белән чәй эчәм. Шөкер, нигъмәтләр гел төрләнеп тора. Монысы инде минем шикелле йөремсәк, халык белән аралашып яшәргә күнеккән кешене өйдә тотуның үзенчә бер ысулы.

Сүз дә юк, икәүдән-икәү генә калып, тәүлекләр буе бергә булу – кайберәүләр өчен җитди сынау. Бер танышым белән телефон аша сөйләшеп-көлешеп алдык әле. Ул – табиб кеше, шактый ук дәрәҗәдә психолог та. Икәүдән-икәү калганда, ир белән хатын арасында ызгыш чыгу мөмкинлеген фәнгә таянып аңлаткан була. «Без хатын белән ел саен, күп булса, ун көнгә диңгез буена ял итәргә барабыз. Шул ун көннең ике көне талашып уза», – ди. Ул моны, бәлки, шаяртып кына әйткәндер, чөнки инде дүрт дистә елга якын күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр. «Пар күгәрченнәрдәй» дип әйтик инде, кайберәүләр әллә ничә «күгәрчен» белән яши дип  аңламасын. Менә шул табиб «несовместимость», ягъни бер-береңә туры килмәү дигәннәренең, күп булмаса да, очравын әйтте. Ир белән хатын еллар буе бер-берсенең кем икәнен белмәскә дә мөмкин икән.

«Аз рәхәткә, күп михнәткә түзә адәм баласы…» – дип юкка гына җырламыйлар, күрәсең. Күңелсезлекләр килгәндә, кешенең моңарчы яшеренеп яткан сыйфатлары бөтен барлыгы белән ачылып китә. Без кемнең кем икәнен белә башлыйбыз. Сугыш вакытларында халык бердәм булып дошманга каршы көрәшкәндә кайберәүләр талау юлына басканнар. Кибет-складларны, фатирларны басу – бер нәрсә, хәтта һәлак булганнарның итек, кул сәгатьләренә кадәр салдырганнар, талау белән шөгыльләнүче махсус бандалар оешкан. Вирус зәхмәте килгән бу көннәрдә дә төрле юллар белән кешене алдау башланды. Угрылык «югары интеллектуаль дәрәҗәдә», интернет аша кылына. Без боларын да сынау дип кабул итик.

Соңгы елларда халыкара, дәүләтара мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнгән иде. Бәлки, бу сынау араларны җылытыр. Таҗлы вирус афәтен өченче Бөтендөнья сугышы белән тиңләүчеләр дә бар, тик кемнең кемгә каршы сугышканын гына әйтмиләр. Юкса төртеп күрсәтерлек дошман да бар һәм ул бер халыкны да аямый, рәттән кыра. Бу афәткә  каршы сугыштан кешелек, бәлки, чистарынып чыгар. Инде төрле илләр бер-беренә ярдәм кулы суза башладылар.

Тәрәзә аша яңадан ишегалдын күзәтәм. Хәрәкәт аз, халык өендә бикләнеп утыра. Башка вакытта ләң-ләң өреп нервыларда уйнаган этләр дә тынычланып калган, тавыш-тыннары юк. Ишегалды этләре «үз фатирлары»нда тыныч кына яталар. Дөрес булса,  этләр дә күпмедер дәрәҗәдә кеше кебек уйлый беләләр икән. Чит ил галимнәре төрле тәҗрибәләр үткәреп шуны раслый башлаган. Этләрнең теле юк диюләре дә дөрес түгел. Имеш, мәсәлән, Англиядә этләр «йап-йап» яки «руф-руф», Кореяда «меонг-меонг», Африкада «каф-каф», Япониядә «кьян-кьян» яки «вак-вак» дип өрәләр, ягъни сөйләшәләр икән.

Әнә безнең этләрнең берсе торып басты, аннан соң башкалары кузгалды һәм «квартет» тавышланмый-нитми генә куаклар арасына кереп югалды. Паника куптарырга кирәк түгеллеген алар да аңлый шикелле. Куаклар арасына кереп китүләре дә урам этләре өчен фатирның бер бүлмәсеннән икенчесенә чыгу кебек кенә.

Авылга, күршеләргә шалтыратып алдым әле. «Бездә бар да тыныч, телевизор кабызсак кына, күңелгә шом керә башлый», – диләр. Авыл кешесенең хет көндәлек эше бар. Абзарда мал-туар карау, каралты-кура тирәсендә шөгыль табу үзизоляция режимын бозуга керми. Шәһәрдә кыенрак шул. Бераз төшенкелеккә бирелә башлыйм да күңелсез уйларны куып җибәрү өчен үземә шөгыль табам. Язгалыйм, баянымны алып җырлап җибәрәм. Тормыш дәвам итә. Бүгенге хәлне ил, дөнья дәрәҗәсенә күтәреп уйланам. Галәмнән караганда, Җир нәни бер шар гына. Әмма шул шарчык – бар халыклар өчен уртак фатир. Бәлки, сынау өчен җибәрелгән афәт безне якынайтыр, ызгыш-талашлар юкка чыгар, дим. Чөнки без беркайчан да «уртак фатир»дан чыгып китә алмаячакбыз, башка планетада безне берәү дә кочагын җәеп көтеп тормый. Димәк, уртак өйне бергәләп сакларга туры киләчәк. Болай әйтеп бактым әле.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү