– Үзизоляцияне сынау диеп кабул итеп, тыныч булырга тырышам. Һәрчак хәрәкәттә, кешеләр арасында идем… Яшермим: өйдә авыр. Көн дәвамында эш күп анысы, мәгълүматны вакытында укучыларга җиткереп барырга тырышам. Бу бәла хәере белән тизрәк узып, коллективка тулы канлы эшләү, яшәү режимына кайтырга язсын иде.