Россия Премьер-министры Михаил Мишустин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгән гаиләләргә айлык түләүләр тәртибенә карата таләпләрне раслады. Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аз тәэмин ителгән гаиләләр айлык түләүләрне 1 июньнән ала башлаячак.
Мишустин шулай ук РФ субъектларының югары вазифаи затларына пособие түләү тәртибен расларга һәм ихтыяҗ булган очракта, әлеге түләүләргә мохтаҗлыгын ачыклау өчен, гаиләләрнең милек белән тәэмин ителешенә карата таләпләрне билгеләргә тәкъдим итте.
Россия Президенты Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда 3-7 яшьлек балаларга айлык пособиеләр билгеләргә тәкъдим иткән иде. Әлеге пособиеләр керемнәре җан башына бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелергә тиеш. Өстәвенә, бу процедураның гражданнар өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм гади булуы шарт.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat