Волонтер Марат: Әбиләр яныннан тиз генә кайтып китмим

Кукмараның Түбән Арбаш авылында яшәүче Марат Димөхәммәтов бу хакта яхшы белә. Тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, әти-әни, өлкәннәрнең рәхмәте көч бирәсен, күңелне күтәрәсен белә ул. Марат берүзе алты әби тәрбияли. Моннан 8 ел элек без аның хакында “ВТ” битләрендә язып чыккан идек. Яңадан хәлләрен белешергә булдык. Марат әле дә шул изге эштә, 10 апрельдә социаль хезмәткәр булып эшләвенә 18 ел тула икән. Ул бу эшкә өндәгән күрше әбисе  Мәгъфүрәгә әле дә рәхмәтле.

Бервакыт урамда йөри идем. Шулчакта мәрхүм Мәгъфүрә әби чакырып китерде дә, улым ялгыз карчыкларга ярдәм итүче бул, диде. Урамдагы ирләргә ияреп йөреп эш чыкмас, дип тә өстәде, – ди Марат.

Авыл әбиләренә генә түгел, үз әти-әнисенә дә шактый игелек күрсәтә.  Ул вакытларда әтисе дә авырып китә, әнисе исә урын өстенә кала. Менә шулчакта ул каядыр китү турында түгел, хәтта гаилә кору хакында да уйларга ашыкмый.

– Аллаһы Тәгалә бирәсен бирә икән ул. Аласын да ала. Моннан сигез ел элек әниемне югалттым. Аның артыннан өч елдан соң әти китеп барды. Миңа авыр чакларда шушы әбиләрем терәк булды. Кайчак эшемне, ирләрнекемени ул, диючесе дә бар. Шөкер, бар эшкә кулым ята. Әбиләрем елый-елый рәхмәт әйтә. Ошатмасалар, күптән эшләтмәсләр иде инде. Әле күбесенең шәһәрдә торган балаларыннан да җылы сүз ишетәм.  Миңа әллә ни күп кирәкми бит. Кайчак бер сүз җитә, – ди Марат. – Вакытымны да кызганып тормыйм. Әбиләр яныннан тиз генә кайтып китмим. Әлегә өйдәге эшләрне башкарам. Үзем эшлим, үзем хәлләрен сорыйм. Нинди генә гозерләре булса да, ярдәм итәргә тырышам. Кайберләре сөйләшүгә бик сусаган. Андыйлар белән бергә чәйләр эчәбез, рәхәтләнеп сөйләшәбез.

Сер түгел, өлкән кешенең төрле чагы була. Әмма Марат аларны аңларга өйрәнгән. Үзе әйтмешли, “кызлар” белән эшләү бер дә авыр түгел.

Марат сигез ел элек өйләнеп тә куя. Хатыны Алсу да үзе кебек социаль хезмәткәр булып эшли башлаган. Дөньяларын түгәрәкләп алты ел элек кызы, биш ел элек улы туа. Алар тугач, яшәүнең мәгънәсе тагын да арта.

– Хатыным белән икебез өч авылга хезмәт күрсәтәбез. Иң ерак авылга биш чакрым барасы. Җәяү йөрибез, армыйбыз да. Икең бер үк эш белән йөргәч, аңлашабыз. Өйдә дә күбрәк өлкәннәр хакында сөйләшәбез. Балаларыбызны да кечкенәдән игелекле, миһербанлы итеп үстерәсе килә, – ди ул.

Әле бу көннәрдә икесе дә волонтер булып йөри. Өлкәннәргә кирәкле әйберләрне алып кайтып бирәләр.

– Маскалар бирделәр, кулга перчаткалар кидек. Өлкәннәрне кайгыртабыз. Илдә барган хәлләр хакында сөйлибез, өйдән чыгып йөрмәскә кушабыз. Волонтер булып әллә ни зур эш башкармыйбыз. Көндәлек эшләр инде ул безнең. Иң мөһиме – мондый чакта терәк булу, кешеләрне ишетү, тыңлау, тынычландыру, – ди Марат. – Алты әбиемә дә рәхмәтлемен. Берәрсе кыш чыгарга шәһәргә китсә дә, сагынып көтеп торам. Алар минем үз кешеләремә әйләнде. Ә бүгенге тормышыма шөкер итәм. Гаиләм бар, балаларымны сөеп туя алмыйм. Әти-әнинең, мин караган бакыйлыкка күчкән өлкәннәрнең рәхмәте бит инде бу. Шуңа да игелек эшләргә курыкмасак иде. Яхшылык әйләнеп кайта ул!

Гөлгенә Шиһапова

 


Фикер өстәү