Казан юлларында төнге яктыртуның 70%ын сүндерәчәкләр

Казанда юлларда төнге яктыртуның 70%ын сүндерергә планлаштыралар. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин волонтерлар белән очрашуда белдерде.

Шул ук вакытта «шәһәр тулысынча караңгылыкка чуммаячагы» билгеләнеп үтте, карар ЮХИДИ белән килештерелгән, ә мондый гамәлләрнең максаты — акчаны экономияләү.

Шулай ук бу көннәрдә шәһәрне төнге патрульләү дәвам итәчәк.

Казан мэры шулай ук түрәләрнең шәһәрне чәчәкләр белән бизәүдән баш тартырга җыенмавын хәбәр итте.

«Кешеләрдә иммунитет нык булсын өчен, ышаныч һәм яхшы кәеф булырга тиеш. Һәм шуның өчен шәһәрне чиста тотырга кирәк, һәм ул без күнеккәнчә чәчәкләр эчендә булырга тиеш», — дип шәрехләде Метшин.


Фикер өстәү