Россиялеләр йорт янындагы кибетләргә генә түгел, гипермаркетларга да йөри ала

РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия төбәкләренә россиялеләргә  үз-үзләрен изоляцияләү режимы чорында яшәгән урыннарга якын урнашмаган эре гипермаркетлар һәм супермаркетларга йөрергә мөмкин икәнлеген аңлату зарурлыгын билгеләп үтте, министрлыкның тиешле күрсәтмәләре РИА Новости карамагында бар.

«Гражданнарга, җирле үзидарә органнарына, сәүдә оешмаларына халыкка яшәү урыннарына якын булмаган эре гипермаркетлар һәм супермаркетларга, шулай ук базарларга һәм ярминкәләргә бару рөхсәт ителә дип аңлатырга», — диелә хатта.

Министрлыкта белдергәнчә, әлеге чара сатып алучыларның кечкенә кибетләрдәге югары концентрациясен киметү һәм төрле сәүдә форматлары буенча кешеләрне тарату өчен кирәк.

«Шул ук вакытта барлык сәүдә форматларында сатып алучылар арасында санитария таләпләрен һәм социаль дистанция принципларын үтәүне тәэмин итәргә кирәк», — дип өсти Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Моннан тыш, төбәкләргә сату базарлары һәм ярминкәләр эшчәнлеген тәэмин итү, сатучылар, сатып алучылар арасында социаль дистанция принципларын үтәгәндә аларны ябу фактларына юл куймау зарурлыгы күрсәтелгән.


Фикер өстәү