Ләйлә Фазлыева: Пенсия тапшыру белән бәйле бернинди проблемалар да булырга тиеш түгел.

Татарстанда пенсияләрне китерү белән бәйле бернинди проблемалар да булырга тиеш түгел, дип белдерде Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының видеоконференцэлемтә режимында узучы санитар-эпидемиягә каршы комиссиясе утырышында.

«65 плюс яшьтәгеләр биргән сорауларның берсе аларның кулларында акча булмау белән бәйле. Кичә банклар белән бу эшне башкарачакбыз дип сөйләштек, бу кешеләрнең акчасы булачак, — диде ТР Премьер-министры урынбасары.

Фазлыева өстәп әйткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләрне борчыган икенче сорау пенсияләрне китерү белән бәйле.

«Кемгә пенсияләр кулларына китерелеп бирелә, шулай ук бу юлы да китерелеп биреләчәк. Аның белән бернинди проблемалар да булырга тиеш түгел «, — дип ассызыклады ул.


Фикер өстәү