Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Орехово-Зуеводагы шартлау вакытында һәлак булучы һәм зыян күрүчеләр турында сөйләделәр (ВИДЕО)

Орехово-Зуевода газ шартлау нәтиҗәсендә  бер кеше һәлак булган һәм дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Известия»гә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шимбә, 4 апрельдә хәбәр иттеләр.

Беренче коткару экипажы килү белән 13:13 дә икенче подъездда бер фатирда газ колонкасы шартлавы ачыкланган.

«Биш катлы дүрт подъездлы йортта 80 фатир. 150 кеше янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнде, 50 кеше — баскыч буенча янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре ярдәмендә чыктылар», — дип белдерде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булган һәм тагын дүртесе зыян күргән.

Коткару эшен алып бару өчен 50 дән артык кеше һәм ике дистәгә якын техника җәлеп ителгән.

https://youtu.be/Xu8APbzn2ZA


Фикер өстәү