Чит илдән кайтучыларга акча түләнә

Бу көннәрдә чит илдән кайтучылар һәм алар белән яшәүче якыннары ике атнага карантинга ябыла. Алар өйләреннән беркая чыгып йөрми, табиблар күзәтүе астында яши. Бу көннәр өчен хезмәт яшендәгеләргә – чит илдә булучыга да, якынына да “больничный” түләнә.

– Чит илдән кайткан республика халкы яки эш бирүче оешма җитәкчеләре Татарстанның социаль иминият фондына мөрәҗәгать иткәч, Пенсия фондына онлайн рәвештә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча гариза рәсмиләштерә ала, – дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров. – Аның өчен Пенсия фонды бүлегенә  килеп йөрергә кирәкми. Дәүләт хезмәте порталы  яки Пенсия фонды сайты аша гариза һәм документлар җыелмасын тапшыру җитә. Сайтта нәрсәләр соралуы хакында барысы да аңлатылган. Иң мөһиме: чит ил паспортында сугылган мөһер һәм бару-кайту вакыты күчерелмәләре. Алар ачык күренмәскә дә мөмкин. Ул чагында юл билеты, маршрут квитанцияләрен терки аласыз.

Хезмәткә вакытлыча яраксызлык кәгазьләрен бу көннәрдә Казан халкы 18нче сырхауханәдә дә ачтыра ала. Чит илдән ике атна элегрәк кайтучыларга, еллык ял вакытында сәфәрдә булучыларга  “больничный” ачылмый. Ике атна тәмамланырга берничә генә калганда, акча шул көннәр өчен генә түләнә. Чит илдән кайтучы, “больничный” ачтырту өчен, үзе турында гариза тапшырганда, якыннары хакындагы мәгълүматларны да җибәрә ала. Пенсия фонды бүлеге гаризалар буенча акча күчергәнче, мәгълүматларны кешенең эш урыны аша тикшерә. Бюллетень тутыру ике өлештән тора, беренче җиде көнгә һәм калган икенче атнага ачалар. Түләү кешенең хезмәт стажыннан һәм эш хакыннан чыгып билгеләнә.  Фердинат Закиров аңлатуынча, гариза тапшыргач, кешегә акча килгәнне көтәсе генә кала. Акча  “больничный” рәсмиләштергәч, беренче атнада җибәрелергә тиеш. “Түләү башкарылмый икән яки башка сораулар килеп чыкса,  Пенсия фондының кайнар линия телефонына (8 (843) 2-79-27-27) шалтыратырга кирәк. Бәлки документларда төгәлсезлек киткәндер. Андый очраклар бар”, – дип ачыклык кертте ул.

Фәния Арсланова      

 


Фикер өстәү