Үлгән сыер һәрчак сөтлеме?

Россия тарихында иң гадел җәмгыять. «Левада-үзәк» үткәргән сораштыруларда респондентларның дүрттән өче СССР чорын шулай дип бәяләгән. Бер яктан, бу – гаҗәп хәл. Чөнки ул чорны сагынуның андый дәрәҗәгә җиткәне юк иде әле. Икенче яктан алганда, бәлки, артык гаҗәпләнәсе дә түгелдер. Бүгенге заман гади халыкка китереп торган борчу-мәшәкатьләр, проблемалар чиктән ашкан. Катлаулы, кыбырсык, ашкын, иртәгесе көннең ни китерәсен чамалап та булмаган чорга начар өстәмә рәвешендә вирус дигән зәхмәт тә килеп керсә, тыныч, ипле, имин елларны сагынмый хәлең юк шул.

Вирус дигәннән. «СССР исән булса, безне калган илләрдән аралап торган «тимер чаршау» урынында калыр, бар капиталистик дөнья пандемиядән кырылып ятканда да совет халкы тыныч кына эшләр, коммунизм төзүне дәвам итәр иде», – дигән сүзләр дә ишетелә. Имеш, шул ук Төньяк Кореяда чир йоктырган бер генә кеше дә юк. Бәлки шулайдыр да, тик пандемия иртәме-соңмы китәчәк, ә тоталитар строй шактый озакка сузылырга да мөмкин. Мәгълүмат чаралары бүген 1960 елда Мәскәүгә билгеле рәссам Һиндстаннан алып кайтып тараткан аеруча куркыныч эпидемия – чәчәк авыруын башкала табибларының 40 көндә җиңүе турында да яза. Мәркәз каланы тулы карантинга кую, илдән аеру – эчке һәм тышкы авиарейсларны, тимер һәм асфальт юлларны тулысынча ябу хисабына. Ягъни ул вакыттагыча кырыс, гадәттән тыш чаралар кулланып. Андый язмаларда да якын үткәнгә мөкиббәнлек сизелә төсле.

Әйе, үлгән сыер сөтле була. Бүген эпидемияне йоктырганнарның яртысыннан күбесе яшәгән башкала бар яктан да ачык. Чөнки Мәскәүне илдән аеру икътисади һәм сәяси параличка китерергә мөмкин, диләр. Башкала хакимияте хәтта метроны – халык умарта күче кебек берсе өстенә икенчесе басып йөргән җир асты юлын да эшләтергә мәҗбүр…

Сүз башым бит әле шүрәле, дигәндәй, «Левада-үзәк» сораштыруларына кайтыйк. Өлкән буынның үз яшьлеген – үлән дә яшелрәк, агачлар да биегрәк булган, кояш та ныграк яктырткан вакытны сагынуы бик тә табигый. Тик совет чорын уңай бәяләгән 76 процентның шактый өлешен яшьләр – совет заманы турында бары ишетеп кенә белгәннәр тәшкил итүен ничек аңларга? Ихтимал, бүгенге җәмгыятьне, илдәге алар күңеленә һич тә хуш килмәгән хәлләрне, вазгыятьне кабул итәргә теләмәү, күпсанлы гаделсезлекләргә каршылык, протест белән аңлатыладыр ул. Кечкенә хезмәт хаклары, авыр түләнешле ипотека, социаль лифтларның эшләмәве яки начар эшләве һәм барыннан да бигрәк тоннельнең теге башында яктылык шәйләнмәү, ягъни тормыш сыйфаты яхшырмау – бүгенге яшьләрнең күпчелеге күз алдындагы күренеш түгелме?

Шундый хәлләр һәм өлкәннәрнең бүгенге «җилкенчәк»ләргә шул чор – бушка бирелгән фатирлар, дөньяда иң алдынгы белем бирү системасы, заманы өчен яхшы саналган медицина турында бик теләп сөйләве билгеле бер резонанс тудырмый кала алмый. Кешеләр арасындагы тигезлекне, «Ходаем, иртәгесе көн тагын нәрсә китерер?» – дип һич хафаланасы булмаган «алтын гасыр»ны сагынудан бигрәк, романтикага әйләндерә ул. «Яшьләр өлкәннәр бәян иткән ретролегендага, риваятьләргә ышанып кына совет чоры өчен тавыш бирә», – дип әйтү дә абсолют дөреслек була алмый. Ни генә дисәк тә, совет чорының икенче яртысы – «вегетариан чор», чыннан да, гади кешегә йөзе белән борылган шактый шәфкатьле заман булды кебек.

Ләкин без, совет заманы дигәндә, илленче еллар уртасына чаклы сузылган «кеше аша-ган» беренче чор – «зур террор», коточкыч ачлыклар, ГУЛАГ дип аталган концлагерьлар системасы, халык тикле халыкларны үз җирләреннән аерып, сөргенгә сөрү – депортацияләр турында да онытырга тиеш түгел. Анысы да – дөреслек, анысы да, ачы булса да – хакыйкать. Өч дистә ел буе эшләп торган иттарткыч, ул мәхшәр хакында сөйләр кешеләр генә бүген юк. Иттарткыч шаһитлары – аннан исән чыга алганнар күптән бакыйлыкта. Ул еллар турында бүген мәгълүмат чаралары да дәшми. Совет заманы хакында мифлар, романтика яралсын өчен идеаль шартлар…

Күптән түгел дөнья пәрәвезендә: «Кешелек коммунизм идеясен, СССРны, кадерен белмичә, чүплеккә атканнан соң нинди генә бәлагә тарса да, ул аңа лаек» дигән җөмләгә юлыктым. Бик тә сәер бәяләмә. Бәлки авторның, кешелек коронавирус дигән гарасатка да лаек, дип әйтәсе килгәндер. Юк, аз гына да лаек түгел. Вирус корбаннары әлегә коммунизмга ашкынгандагы корбаннар санына якын да килә алмый. Җитмеш елга сузылган бөек эксперимент безнең илгә, халыкка, соңыннан азмы-күпме яхшыны күрсәтеп алганда да, начарны күпкә күбрәк бирде. СССР таркалуны фаҗигагә санаучыларга шуны әйтәсе килә: без алда телгә алган ләгънәтле беренче чор озак яшәгәндә генә ул строй озын гомерле була ала иде. Ил өстендә озак еллар бөек курку торганда гына. Курку бәндәне таушалганчы эшләткәндә, аның җелеген суырганда, канын эчкәндә генә. Шуның хисабына режимның егәрен, гади кешегә кирәкмәгән бөеклеген тәэмин итеп, арттырып торганда. «Явызлык империясе» булып, тирә-яктагы илләр безнең якка һаман да нәфрәт катыш курку белән караганда гына.

Мәгълүм зат вафатыннан соң без әйткән «вегетариан чор» – кеше чырайлы социализм яралып, җаннарны өшеткән курку күпкә кимеде. Җитмешенче еллар азагына кыйналмаган, янәшә торган Европадагы тормыштан хәбәрдар буын үсеп җитеште. Бу социализм эрозиясенең башы иде. Совет иле инерция буенча, вакыты җиткәнчегә, сәгате сукканчыга тикле яшәүгә күчте. Ельцин, Кравчук, Шушкевич Беловежьеда «өч борын»га җыелганчы ук СССР дигән ил менә авам, менә авам дип торган балчык аяклы Алып хәлендә иде. Яшәүгә сәләт беренче чиратта икътисад законнарына барып тоташа бит. Шәхси башлангыч (инициатива), шәхси милек, җәмәгать милкенә, социализмга караганда, ул никадәр генә «кеше чырайлы» булмасын, адәми затның холык-фигыленә күпкә ныграк ятышлы. «Уртак малны эт ашамый». Курку беткәч эленке-салынкыга әйләнгән икътисад, чамадан чыккан хәрби чыгымнар, без биргән миллиардлар бәрабәренә дус булып йөргән күпсанлы шикле режимнарга ярдәм – болар социализм табутына өстәмә кадаклар булды.

Табутка соңгы кадакны кагасы – Россия дигән илдә яхшы тормыш булдырасы иде.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү