Төрек студенты Роберт Миңнуллинга багышлап мәкалә язган

Истанбул университеты әдәбият факультеты 3 курс студенты Гүлҗан Һава Эраслан Роберт Миңнуллинның вафатына бәйле мәкалә язган. Ул Төркиянең Милли фикер мәркәзенең электрон басмасында басылып чыкты.

Мәкалә “Бөтен төрекләр мине белә” дип исемләнгән. Анда Г. Эраслан Роберт Миңнуллинны бүгенге чор татар әдәбиятының алдынгы шагыйре, Исмәгыйль Гаспралының хыялларына ияргән төрки зыялы, дип бәяләгән.

Автор Роберт Миңнуллин поэзиясенең үзенчәлекле булуын аңлаткан. “Ул әнисенә булган хисләрен бала күзләре белән күреп, бала йөрәге аша тоеп белдерә”, —  дип, шагыйрьнең әнисе турында язган сүзләрен китергән, әнкәйләргә багышлап иҗат иткән һәм җырга әйләнгән шигырьләрен санап үткән.

Гүлҗан Эраслан Роберт Миңнуллинны сабыйлар күңеленә үтеп керүен, алар кебек фикер йөртә алуын, нәниләрнең психологиясен гаять яхшы белүен ассызыклаган. Картлыкка адым атлаган кичәге ”балаларның” да күңел кылларын тибрәндерә алуын, халкы тамырларынннан купмавын, шигъриятен фольклор элементлар һәм милли кыйммәтләр белән баетуын язган.

“Без синең турында белми идек. Моннан соң сине бөтен төрекләр беләчәк. Әсәрләреңне укымаган идек, моннан соң укыячакбыз. Синең хакта язмаган идек, моннан соң язачакбыз. Шагыйрь йөрәкле кеше! Без сине соңлап таныдык, тик бик иртә хушлаштык. Рухың шат булсын!..” – дип тәмамланган мәкалә.


Фикер өстәү