Татарстан психиатры үзизоляциядә акылдан язмас өчен киңәш бирде

Күпләр һәрвакыт гаиләсе белән күбрәк вакыт үткәрергә хыяллана, өйдә озак торырга ашкына — тик бу хәзерге кебек түгел.

Табигатькә чыгып йөрү, сәүдә үзәкләренә, кинога чыгу урыннары юк. Төшеп калган бертөрлелектән кешеләр бик тиз арыганнар. Үзизоляция вакытында кешеләр көн режимын сакларга, дөрес тукланырга һәм йокларга, шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бу киңәшләрне ТР Дәүләт Думасы депутаты, табиб-психиатр Борис Менделевич Андрей Кузьминга интервьюда бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Доктор бөтен гаилә өчен гади, ләкин кызыклы дәресләр — кроссвордлар һәм ребусларны күмәк чишү, уеннар оештырырга кирәклеген әйтте.

Яхшы психик халәтне саклап калу өчен тагын бер файдалы ысул — начар әйбердә дә уңай якларны табырга тырышу. Авыр булса да, әлбәттә,  тиздән барысы да яхшы якка үзгәрәчәк.


Фикер өстәү