#ӨЙДӘУТЫР #Гөлсинә Хәбибуллина: «Илдә булган чикләү-тыюлар безнең тормышка да үз төзәтмәләрен кертте»

– «Авылга кадәр килеп җитми әле ул», – дип, башта битараф кына йөрсәк тә, шә­һәр­некеләр кайта башлагач, күңелгә бераз шом кергән иде. Аннан ничектер тагын тынычланды авыл. Үз көенә эшли, яши. Үз көе дигәнем элеккечә дигән сүз түгел. Илдә булган чикләү-тыюлар безнең тормышка да үз төзәтмәләрен кертте. Ышанучан һәм тыңлаучан сала халкы, куелган таләпләрне үтәп, үз хуҗалыгында, рөхсәт булганнар үз эшләрендә эшләп йөри.

Рөхсәт булганнар дигәндә, беренче чиратта, терлекчеләр күз алдына килә. Аларны ашатмый, карамый, саумый калып булмый шул. Әнә фермада бозаулату бүлегендә эшләүче күршебез Фәйрүзә: «Кичә Эльвира белән икебезгә унөч сыер бозаулаттык, ундүртенчесе кереп калды», – дип кайткан. Игенчеләр дә инде барлык техникаларны ремонтлап, әзерләп бетергән, трактор әрҗәләренә зур капчыклар белән ашламага кадәр тутырылган хәтта. Старт бирелүен көтәләр.

Теләгән кешегә елның теләсә кайсы фасылында өйдә эш бетми анысы. Язга чыккач, бигрәк тә. Өйдә торганда дип бәрәңге чыгаручылар да, мөселманнар уразага кадәр дип, христиан динендәгеләр пасхага дип өй юучылар да бар, каралты-курасын чистартып, ауган-түнгәнне төзәтеп, мал-туар карап, күбесе алган чебешләре белән мәш киләләр. Дөрес, урамда кешеләр йөргәне бик күренми. Әй, авыл халкы болай да урамга кибеткә барырга, сөт тапшырырга, көтү куарга һәм каршыларга гына чыга иде инде ул. Тормыш дәвам итә…

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү