#ӨЙДӘУТЫР #Фәния Әхмәтҗанова: «Авыр вакытта кемнең кем икәне беленә… »

– Хәлләр бик үк әйбәт түгел әле. Битарафлыгым нәтиҗәседер инде, өйдә утырып эшләргә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп бетмәгәнмен. Көннәрем эштә компьютер каршында үткәнгәдер инде, Казан читендә интернет үткәрүнең үз мәрәкәләре булуы да, телефондагы трафикның кирәк-яракка җитүе дә тәэсир иткәндер, ноутбукны кулга тотып карамаганга биш былтыр иде. Эшләргә җыенып, телефоннан ноутбукны интернетка тоташтырырга тырышуым барып чыкмады. Баксаң, программа искергән икән. Казанга рәтләргә илтеп бирүем юл ябылу белән тәмамланды. Аралашу чарасы һәм эшләү инструменты булып кулымда телефон гына калды әлегә. Шуңа да сайтка кыска хәбәрләр генә язгаларга мәҗбүрмен. Хезмәттәшләремә сокланам чын күңелдән. Менә ул авыр вакытта кемнең кем икәне беленә дигәннәре… Дәррәү күтәрелделәр. Коллективның бердәмлеге дә, эшчәнлеге дә шунда күренә инде.


Фикер өстәү