Песков кризиска әзерләнергә чакырды

Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында барлыкка килгән дөньякүләм икътисади кризис » үзе турында белдерәчәк әле». Бу хакта РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Россия 1» каналының «Москва. Кремль. Путин» программасында сөйләде.

«Бу кризиска әзерләнергә кирәк. Һәм, һичшиксез, күп кенә дәүләтләр тарафыннан гамәлләрне координацияләү, кризиска каршы чаралар таләп ителәчәк», — диде ул.

Икътисадның көчсезләнүе нәтиҗәләрен бетерү өчен күп эш кирәк булачак, дип ассызыклады Песков.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү