Үзизоляция режимын үтәмәүчеләрне җаваплылыкка тартучылар артты

Бүген республика Президенты үзизоляция режимын бозучыларга беркетмә төзи алырдай (җаваплылыкка тарта алырдай, дигән сүз) вазифаи затлар даирәсен киңәйткән Указны имзалады.

Алар инфекциягә битараф мөнәсәбәте белән кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куючыларны җитди төстә күзәтәчәк. Кызганычка, тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, килеп туган хәлләрнең җитдилеген аңламыйча, санитария-эпидемиология режимын бозучылар да бар. Шул сәбәпле әлеге режимны санга сукмаучыларга контрольлекне көчәйтү турында карар кабул ителде дә инде.

1 апрельдән федераль законга өстәмә кертелүен искә төшерик. Анда болай диелгән: “Россия Федерациясенең югарыгы вазифаи затларына 2020 елның 31 декабренә кадәр Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнарының 20.6 статья буенча беркетмәләр төзүче вазифаи затларын өстәмә рәвештә билгеләү хокукы бирелә”.

Статьяда үз тирәсендәге кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган физик затларга 30 мең сумга кадәр штраф салу күздә тотылган.

Пандемиягә каршы бөтен дөнья күләмендә нәкъ менә үзизоляция ысулы белән көрәшелүен онытмаска кирәк. Бүген яңа коронавирус инфекциясе таралуны туктатуның иң нәтиҗәле ысулларыннан берсе ул.

“Роспотребнадзор” мәгълүматларына караганда, коронавирус белән авыручы бер кеше аны тагын өч кешегә йоктыра. Шул ук вакытта күпләрдә чир билгеләре бөтенләй күренми-беленми дә диярлек. Шуңа күрә мондый кеше, үзе дә белмәстән, башкаларга вирус йоктырырга мөмкин. Хәзерге вакытта нәкъ менә шуңа күрә, үзизоляцияләнеп, элемтәләрне өзеп тору бик мөһим.

Республикада яшәүчеләрне, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген саклау өчен, “Роспотребнадзор” һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләрен җитди төстә үтәргә чакырабыз.


Фикер өстәү