Хөкүмәт Россия халкын коммуналь хезмәтләргә пеня түләүдән азат итте

Хөкүмәт документы нигезендә, коммуналь хезмәтләргә түләү бурычына 2021 елның 1 гыйнварына кадәр пеня исәпләнелмәячәк

Россиядә яшәүчеләр һәм идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләргә һәм капиталь төзекләндерүгә җыелган бурычны 2021 елның 1 гыйнварына кадәр түләүдән азат ителгән. Карар әле рәсми төстә басылып чыкмаса да, документка инде 2 апрельдә Михаил Мишустин кул куйган, дип яза KazanFirst чыганагы.

Хәтерләсәгез, узган атнада мондый карарга әзерләнү турында Федерация Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” генераль советы секретаре Андрей Турчак хәбәр иткән иде инде. Бу җәһәттән Хөкүмәткә тәкъдимнәрне “Бердәм Россия” Төзелеш министрлыгы белән берлектә эшләгән.

Андрей Турчак әйтүенчә, кешеләр, керемнәренең кимүе өстенә, өйдә утырырга мәҗбүр булулары сәбәпле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә өстәмә чыгымнар тота. Шуңа күрә бүген ЖКУ өчен түләү һәм бу хезмәтләрне күрсәтүнең аерым тәртибен кертергә кирәк.

Энергетиклар, үз чиратында, дәүләт ярдәмен сораган, чөнки бу чаралар ЖКУ өчен түләмәүчеләрнең нык артуына китерәчәк. Аларның фикеренчә, Хөкүмәт кредитлар буенча ставкаларны субсидияләргә, шулай ук салымнарны кичектерергә, иминиятләштерү взносларын киметергә тиеш.

Моңа кадәр үзизоляция чорында Россия халкының ЖКУ өчен түләү чыгымының якынча 30 процентка артырга мөмкин булуы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү