Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов: «Көчсез кеше белән идарә итү җиңел»

Идеаль тормыш, идеаль һөнәр, идеаль гаилә… Һәркемнең үзенеке бит. Ә кемдер әле аларны бөтенләй эзләп тапмаган. Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов белән ялган һәм чын дөнья, дөреслек һәм, гомумән, тормыш турында сөйләштек.

«Театрдан китәсең икән, бу өлкә белән бөтенләй хушлашырга кирәк»

Бүген Әлмәт театры зур үзгәрешләр алдында тора. Биредә тугыз ел эшләгән кеше буларак, элекке сәхнә белән хушлашу авыр булмадымы?

– Кемгә ничектер, минем өчен бу бары тик символик әйберләр генә. Сәхнә белән хушлашу – нәрсә инде ул? Ул бит тере җан белән түгел, бары тик агач кисәкләре белән генә хушлашу дигән сүз. Матди әйберләргә артык ияләнергә кирәкмидер ул, минемчә. Искесе китә икән, димәк, яңасы килә. Яңа сәхнәдә яңа тарих язылачак. Гомумән, тормышта искегә ябышып торырга түгел, аның белән хушлаша белергә кирәк.

Әлмәт театры өчен җыелган махсус курста укыгансыз. Тиешле өч сезонны эшләгәннән соң инде алты ел вакыт узды. Биредә калуыгызның сәбәбе нидә соң?

– Без театр яшьләргә сусаган вакытта эшли башладык. Шуңа да, килеп урнашу белән, үз урыныбызны таптык. Рольләр күп булу сәбәпле, бик тиз эшкә чумарга туры килде. Беренче елларым да, гомумән, театрда эшләгән вакытым гел сизелмидә узды.

Инстаграмдагы сәхифәгезгә театр сәхнәсе белән хушлашу посты керткән идегез. Гомумән, Әлмәт театры труппасыннан китә, дип уйлаучылар аз булмагандыр. Үзегезгә мондый уйлар килмиме? Башка театрлардан да чакырулар юк түгелдер…

– Андый уйлар юк түгел. Соңгы арада аеруча ешайды. Гомумән, тормышта нәрсәдер үзгәртергә кирәк кебек. Әлмәт театрында калсам, яшь вакытта алыштырырга иде, ә китсәм, ник киттем инде мин, дип үкенермен сыман. Әлегә эчке конфликт кичергән чагым. Башка театрга китүгә килгәндә, бер театрдан китеп икенчесенә урнашуның аермасын да, мәгънәсен дә күрмим. Театрдан китәсең икән, бу өлкә белән бөтенләй хушлашырга кирәк, дигән фикер яклы мин.

Ә инде Инстаграм тормышы минем өчен башка, ялган тормыш. Инстаграмга үлгән кешенең сурәте астына «лайк»лар куя башлыйлар. Кешегә нәрсәсе ошый соң аның? Үлемеме?»

Театр артисты булмасагыз…

Барыбер иҗаттан ерак китмәс идем. Шоу-бизнес, алып бару өлкәсе дә якын миңа. Бу дөньяда кешедән башка бар нәрсәне дә алыштырып була.

«Иҗат юлына шигырьләр китерде…»

Шигърияткә булган аерым мәхәббәтегезне искәртми үтә алмыйм. Балачактан ук киләме ул? Бүген нинди рухтагы шигырьләр, кемнәрнең хисләре якын сезгә?

– Әйе, мәрхүм әнием тудырган мәхәббәт ул. Кечкенәдән үк шигырьләр ятлата иде, сәхнәгә тәүге адымнарымны да шигърият белән ясадым. Нәфис сүз бәйгеләрендә катнаштым. Бүгенге көнгә кадәр янәшәмдә ул. Хәзер шигырьләрне кәефемә, эчке халәтемә, тормышта ни булганына карап укыйм. Кайчак әһәмият бирелми калган юллар да күңелгә якын була башлый. Рус шигырьләрен дә игътибарсыз калдырмыйм. Авторларга килгәндә, мин аларның күбесен белмим дә. Шигырьне авторына карап сайламыйм. Шулай да ӘнгамАтнабаев, Фәнис Яруллинны телгә алыр идем.

Тормышыгызда бәйгеләр, аларда яулаган уңышларыгыз күп булгандыр. Болардан тыш, тормышта иң зур уңышыгыз нинди?

– Иң зур уңыш әле алда сыман. Артка борылыпкарасам, һәрбер уңышым иҗатымда, тормышымда алга таба ясаган бер адым гына. Алар барысы да вакытына күрә шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Бары шул гына.

Иҗатта, тормышта таләпчән тәнкыйтьчем – абыем, дигән идегез. Гомумән, абыегыз турында бик җылы итеп сөйлисез. Абый-эне арасындагы мондый якынлык ни белән бәйле?

– Абый – әни урынына калганга, миңа тәрбия биргәнгә иң кадерле кешем инде ул. Әни киткәндә миңа – 13, абыйга 23 яшь иде. Шул 23 яшьлек егет җилкәсенә төште барысы да. Бүген дә, 29 яшемдә булган килеш, кая гына барсам да, аннан рөхсәт сорыйм, фатихасын алам. Ул: «Динар, 30 яшькә җиттең бит инде, һаман рөхсәт сорыйсың», дип көлә инде. Аннан соң, әйе, төп тәнкыйтьчем – абыем. Дөресен генә әйткәндә, тәнкыйтькә авыр карыйм мин, чөнки күп очракта бу сүзләр көнчелектән әйтелә, ихлас булмый. Ә абый һәрвакыт акны – ак, караны кара диячәк. Шуңа күрә аның фикере минем өчен беренче урында.

«Сәгатьләп, минутлап тормышымны кормыйм…»

Үз гаиләгезне булдыру теләге юк түгелдер…

– Әйе, бар минем дә андый теләгем.

Ә идеаль гаилә турында күзаллауларыгыз ниндиерәк соң? Бәлки үзегезгә өлге булган мисал да китерерсез.

– Тормыш дөреслеге ачылган саен, тормышта идеаль сүзенең җисеме юктыр ул, дигән фикер ныгый. Сүзе булгач, җисеме дә бардыр аның, тик минем очратканым булмады. Инде хәзер ал күзлекләр дә салынды бит. Гаилә белән дә шулайдыр, минемчә. Аннары, читтән карап, аларның тормышы белән яшәп карамыйча гына ниндидер гаиләне идеаль дип атап булмый. Аның өчен алар үткән сукмакны үтәргә кирәк. Тыштан матур булса да, эчендә нәрсә икәнлеге күренми

– Үз алдыма планнар куймыйм, дигән идегез. Бу сыйфатыгыз үзгәрдеме?

– Юк, чөнки мин иртәгә дә, бер сәгатьтән дә нәрсә буласын белмим. Сәгатьләп, минутлаптормышымны кормыйм. Күптән түгел дустым Илшатны (Әлмәт театры артисты Илшат Агиев. – Ред.) соңгы юлга озаттык. Аның да планнары, максатлары булгандыр. Барысы да чәлпәрәмә килде дә куйды. Ходай ничек язган бит…

Адәм балаларын куркытып яшәтәләр. Гомерләре куркып уза. Ә курыккан кеше көчсезләнә, көчсез кеше белән идарә итү җиңел.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү