Татарстан эшмәкәрләре чир белән көрәшүдә ярдәм кулы суза: «Бу вакыйгалар безне берләштерергә, бер-беребезне ярдәмләшергә чакырырга тиеш»

Кеше авырлык килгәндә сынала. Бу көннәрдә бер-беребезне аңлау, кайгырту, сабырлык аеруча нык кирәк. Мөмкинлеге булганнар ярдәм кулы сузарга да тырыша. Кемдер бушлай битлекләр тарата, кемдер табибларның кәефен күтәрер өчен чәчәкләр бүләк итә, ә кемдер аларны пицца белән сыйлый. 

Мәсәлән, Зәй районында яшәүче эшмәкәр (исемен күрсәтмәүне үтенде) күп тапкыр кулланырга мөмкин булган 3 мең данә битлек сатып алып, табибларга, полиция хезмәткәрләренә һәм волонтерларга тараткан.

– Җомга көнне 1 мең данә битлекне район үзәк хастаханәсенә, 200не – 7 нче мәктәпкә, 200ен – постларда торучы һәм урамнарда тәртип саклаучы полиция хезмәткәрләренә, 100не волонтерларга тараткан идем. Бүген тагын 1500 битлек алдым. Аның 700ен – шулай ук постларда торучы һәм урамнарда тәртип саклаучы полиция хезмәткәрләренә, 700ен – хастаханәгә, 100ен волонтерларга тапшырдым, – диде ул. – Хәзер кем иренми, шул битлек тегә бит. Ләкин, миңа калса, бу эш белән махсус оешмалар шөгыльләнергә тиеш. Мин сатып алган битлекләр киҗе-мамык тукымадан тегелгән, сертификатлары бар. Тапшырыр алдыннан баш табиб белән киңәшләштем. Ул рөхсәт бирде.
Шушы көннәрдә ул тагын битлекләр сатып алырга планлаштыра. Ә аннан соң өлкән яшьтәге кешеләргә ризыклар белән ярдәм итәргә теләге барлыгын да әйтте.

– Күңел кушканга эшләнгән эш бит ул. Бу вакыйгалар безне берләштерергә, бер-беребезне ярдәмләшергә чакырырга тиеш, – ди эшмәкәр.

Бу көннәрдә беркемгә дә җиңел түгел, ләкин «алгы сафлар»да эшләүче табибларга аеруча читен. Юкса, аларның үзләренең дә гаиләләре, балалары, әти-әниләре бар бит. Шуңа күрә бу көннәрдә игелекле кешеләр аларга төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Мәсәлән, килеп туган шартларда көнне төнгә ялгап эшләүче Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе медицина хезмәткәрләренә Казан эшмәкәрләре чәчәк бәйләмнәре бүләк иткән. Алар хатын-кызларга 650 розадан торган 41 чәчәк бәйләме тапшырдылар. «Табибларга рәхмәт» акциясенә чәчәк кибете хуҗалары да кушылган. Эшмәкәрләр әйтүенчә, бу акция бөтен дөнья буйлап бара.

– Казанда да табибларга рәхмәтне шулай үзенчәлекле итеп җиткерергә теләк белдергән иганәче табылуга без бик шат, – ди алар.

Хастаханәнең оештыру-методика кабинеты җитәкчесе Земфира Мөхәмәрдиева әйтүенчә, табиблар һәм шәфкать туташлары чәчәк бәйләмнәрен сөенеп кабул иткән.
– Казан халкының безгә шул рәвешле көч биреп торуы сөендерә. Бу безгә тагын да тырышыбрак эшләргә ярдәм итә, – ди ул.

Табибларның күңелен күрү моның белән генә чикләнми әле. Күптән түгел бер ресторан хуҗасы медицина хезмәткәрләрен пицца белән сыйлаган.

Шундый күркәм гамәлне Казандагы машиналар ремонтлый торган бер оешма да эшләгән. Алар «Ашыгыч ярдәм» машиналары эштә вакытта ватыла калса, аны бушлай төзекләндереп бирергә вәгъдә итә.

– Бу ялган хәбәр түгел. Әгәр дежур торганда (башка вакытта да) «Ашыгыч ярдәм» машинасының ниндидер техник проблемалары килеп чыкса яки ватылса, һич кыенсынмыйча безгә мөрәҗәгать итә алалар. Алар безнең салонга үзләре дә килә, шулай ук үзебез дә бара алабыз. Дөрес, дежур машиналарны төзекләндерү тәртипләре закон белән ныгытылган. Без ярдәмне исә үз көчләре белән башкарып чыга алмаган очракта тәкъдим итәбез, – диде безгә исемен әйтергә теләмәгән оешма хезмәткәре.

Сүз уңаеннан, Маркетплейс KazanExpress 65 яшьтән узган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән, бушлай ризыклар китереп бирү буенча махсус сайт эшләтеп җибәргән. Бер төргәктә өлкән кешегә бер ай ашарга җитәрлек ризык тупланган. 1500 сумлык мондый күчтәнәчләр (ярмалар, он, макарон, шикәр, көнбагыш мае, тушенка, кара чәй, вафли, шоколад, бәдрәф кәгазе, сабын) 1 мең кешегә әзерләнгән инде. Җыелган акчага тагын 10 мең төргәк ризык алырга планлаштырыла. Әлеге проектка һәркем үз өлешен кертә ала. Тулырак мәгълүматны stop-corona.kazanexpress.ru. сайтыннан белеп була.

Иң мөһиме: ярдәм кулы сузучылар әлеге гамәлләрен үз-үзләренә реклама ясау, кемнедер шаккатырыр өчен эшләмиләр. Шуңа күрә газета хәбәрчесе икәнне белгәч, беренче сүзләре: «Моны язу кирәк микән соң? Мин аны газетага язар өчен эшләмәдем бит», – була һәм күпчелеге үз исемнәрен күрсәтмәүне үтенә. Безнең исә максатыбыз бер: башкаларга да үрнәк булырдай гамәлләр башкаручылар турында күбрәк сөйләү һәм теләсә нинди шартларда да кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек сыйфатларын югалтмау турында искәртү.

Зөһрә Садыйкова


Татарстан эшмәкәрләре чир белән көрәшүдә ярдәм кулы суза: «Бу вакыйгалар безне берләштерергә, бер-беребезне ярдәмләшергә чакырырга тиеш»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү