Соңгы араларда күп кенә кредит хезмәтеннән файдаланучыларның финанс ягы тотрыксызланып китте. Шул сәбәпле түләү буенча шактый гына проблемалар килеп чыкты. Редакциягә дә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Шул җәһәттән укучыларыбызның кайбер үтенечләренә аңлатма бирергә булдык.
1. Нәрсә ул кредит каникулы?
Кредит каникулы ул, финанс кыенлыклары килеп чыккан очракта, түләүләрне кичектереп тору. Бу гамәл кредит тарихын уңай калдырырга, штраф, пеня һәм коллекторлар белән аралашудан коткарырга ярдәм итәчәк. Әгәр якын киләчәктә проблемалар хәл ителмәс кебек тоела икән, реструктурлаштыруны (түләү срогын арттыру хисабына айлык түләүне киметү) яки займны рефинанслауны (гамәлдәге кредитны каплау өчен уңайрак шартларда башка банктан кредит алу) куллану дөресрәк булыр. Шул ук вакытта банклар түләүләрдән бөтенләй азат итүче кредит каникулы да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Бу очракта ай саен кертелергә тиешле сумма өчен комиссия генә түләнә. Димәк, сез кредитка түлисе акчагызны башка ихтыяҗларга тота аласыз дигән сүз. Тик шуны онытмагыз: түләү кичектерелгән очракта, арттырып түләнә торган акчаның гомуми суммасы артачак.
2. Кредит каникулын алу өчен нишләргә?
Беренче ысул реструктурлаштыруны күздә тота. Моның өчен банкта матди яктан хәлегезнең кискен начарланып китүен исбатларга кирәк. Мәсәлән, сезне эштән кыскарттылар, ди. Димәк, хезмәт кенәгәсендә бу хакта язу булырга тиеш. Сәламәтлегегез начарланып китсә, хастаханәдән белешмә алырга кирәк. Кредит түләү өчен ташламалы чорны, вазгыятьтән чыгып, һәр кеше өчен аерым билгелиләр.
Икенче ысул – «Кредит каникулы» хезмәтеннән файдалану. Мондый хезмәтне зур банклар гына күрсәтә. «Кредит каникулы» хезмәте түләүле. Аны моңа кадәр кредитны вакытында түләп барган, тәртип бозмаган һәр кеше алырга мөмкин. Графикны үзгәртү өчен банк бүлекчәсенә яки элемтәнең дистанцион каналлары буенча гариза юлларга гына кирәк. Әлеге ташлама 1-2 айга бирелергә мөмкин. Мондый хезмәттән, банкның шартларыннан чыгып, ярты-бер ел эчендә бер тапкыр файдаланырга мөмкин. Шулай ук кайбер банк программаларында кредит түләүнең беренче айларында төп бурычны кичектерү каралган. Димәк, беренче айларда процентны гына түлисең булып чыга. Бу очракта кайбер банклар процент ставкасын күтәрергә мөмкин.
3. Банк кайсы очракта үтенечне кире кага?
Реструктурлаштыру кысасында кичектерү сораганда, банк сез китергән дәлилләрне җитәрлек дип санамаска мөмкин. Әгәр дә мондый шикләнүләр юк икән, сез банкның түләүләрне кичектерүенә йөз тота аласыз.
4. Каникул бирсәләр, күпмегә арттырып түләргә туры киләчәк?
Әгәр займчы кичектерүне реструктурлаштыру кысасында алса, хезмәт өчен бернинди өстәмә комиссия дә алынмый. Әмма кредит түләүнең гомуми срогы озынайганга, арттырып түләү суммасының күләме дә артачак. Мәсәлән, 100 мең сум күләмендәге кредитны бер елга 20 процентлы ставка белән алганда, ай саен 11132 сум 64 тиен түләргә кирәк. Сез алтынчы һәм җиденче түләүләрне кичектердегез, ди. Бу очракта 13175 сум 84 тиен артыграк түләргә туры киләчәк. Әгәр кредитны зур суммада һәм озаккарак аласыз икән, бу сан тагын да зуррак булачак.
5. Каникулдан баш тарта аламмы?
Түләүләрне кичектерү бары тик займчының гаризасы нигезендә генә башкарыла. Графикны бер үзгәрткәннән соң кирегә юл юк. Бу бигрәк тә кредит түләүнең беренче айларындагы кичектерүгә кагыла. Әлеге хезмәт кайбер банклар өчен генә мәҗбүри булып санала. Әмма ташламалы чорда процент ставкасының шактый артуы сәбәпле, мондый хезмәттән башка банклар да баш тартмый.
Фәния Әхмәтҗанова
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat