«Караңгылык сәгате»н ничек яктыртырга?

Коронавирус китереп чыгарган матавыклар дөнья икътисадына зур югалтулар белән яный.

Барлык илләрдә дә кертелгән карантин һәм изоляция җитештерүнең түбәнәюенә, эшсезләр сафының миллионнар һәм дистә миллионнар белән ишәюенә, кече бизнесның бөлүенә китерә.

Халыкара валюта фонды башкаручы директоры
Кристалина Георгиева: «Пандемия дөньяны 2008 – 2009 еллардагы глобаль кризиска караганда күпкә начаррак кризиска ыргытты», – дип белдерде һәм моны «кешелекнең караңгылык сәгате» дип атады. Аның сүзләрен Бөтендөнья банкы президенты Дэвид Малпасс та куәтләде. Хәзер дөнья дәүләтләре бөлгенлек һәлакәтеннән котылу юлларын, халыкларны социаль яклау чараларын эзлиләр. Икътисади яктан куәтле державалар гади кешеләр кулына кире кайтарып бирелми торган ярдәм акчасы өләшә башлады инде. АКШта бу ярдәмнең күләме ике кешелек гаиләгә 2400 доллар, бер баласы булган өч кешелек гаиләгә 3 мең доллар тәшкил итә. Германия кече бизнеска ашыгыч ярдәм кулы сузуы белән танылды. Флирансерлар кулына 5 мең евро күләмендә акча бирелде. Берлиннан килгән хәбәрләр бу акча өчен бернинди документ та таләп ителмәвен, гариза гына язарга кирәклеген сөйлиләр.

Матди ныклыгы белән алга киткән державалардан байтак калышучы Польша да халыкка чираттагы һәм чираттан тыш акчалата ярдәмен ашыктыра. 1 миллион поляк пенсионеры кулларына унөченче пенсия алды инде. Аның күләме 12 мең злотыхка тиң (263 евро, рус акчасы белән 22 мең сум тирәсе). Мондый акчаны барысы 9 миллион 800 мең пенсионер тоткарлыксыз алачак.

Поляклар «Кризиска каршы калкан» программасы да төзеделәр. «Калкан»ның төп максаты – эш урыннарын саклап калу. Бизнес кешеләрне эштән кыскартмаган өчен матди ярдәм белән бүләкләнә. Илнең гаилә, хезмәт һәм социаль сәясәт министры Марлена Малёнг хәзерге вакытта коронавирус нәтиҗәсендә эш базарында җитди югалтулар булмавын әйтә. 2 апрельгә Польшада 6300 кеше эшсез калган, 3500 эшсез үзенә эш тапкан.

3 мартка кадәр инде «Кризиска каршы калкан» кысасында үзләренә ярдәм сорап хөкүмәткә 60 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Нигездә эш урыннарын саклап калу өчен, бизнес субсидияләр сорый икән. Менә шул 60 мең эшләүчегә 30 миллион злотых (6,5 миллион евро) күләмендә акча бүленгән инде.

Полякларның эше ярыйсы. Аларның бюджеты нефть акчасына бәйләнмәгән. «Кара алтын» сатмый да икътисадны үстереп, халыкны матди яктан яклап булуын раслаган илләрнең берсе – Польша. Үткән ел поляк икътисады ярыйсы гына ыргылыш күрсәткән – 4,5 процентлык темп белән үскән иде.

Бөтендөнья банкы ул илне керемнәре югары булган дәүләтләр исемлегенә кертә. Әмма быел поляк икътисады мәгълүм сәбәпләр аркасында акрынайды инде. Элек туплаган мая хисабына хөкүмәт халыкка ярдәм кулы сузарга һәм кризисның авыр нәтиҗәләреннән сакларга тырыша.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Shutterstock.com


Фикер өстәү