Смс-пропуск алуга кагылышлы 3 сорауга ҖАВАП

Смс-пропусклар алу белән бәйле сораулар еш туа. Халыкны кызыксындыра торган сорауларга Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин җавап бирә.

1. Урамга бала белән чыгарга туры килгән очракта, аңа смс-пропуск алырга кирәкме?

Җавап: Бу очракта код өлкән кешегә генә кирәк. Балигъ булмаган балага смс-пропуск алырга кирәкми.

Р. S. Әгәр шәһәрдән машина белән чыгарга туры килсә, ЮХИДИ хезмәткәре махсус рөхсәтне автомобиль йөртүчедән дә, пассажирлардан да сорарга мөмкин.

2. Смс-пропуск алганда бер генә тапкыр теркәлү узарга кирәкме, әллә көн саенмы?

Җавап: Системада бер генә тапкыр теркәлергә кирәк. Икенче көннәрдә теркәлү узмыйча гына да код алырга мөмкин.

3. Кайсы очракларда өйдән махсус код алмыйча да чыгарга рөхсәт ителә?

Җавап: Әгәр сезгә ашыгыч яки планлы рәвештә медицина ярдәме, азык-төлек, бик мөһим булган көнкүреш товарлары сатып алыр өчен кибеткә чыгарга кирәк булса, смс-пропус алмаска да мөмкин. Шулай ук йорттан 100 метр ерак булмаган аралыкта йорт хайваннарын урамда йөрткән очракта да код кирәкми. Чүп ташлар өчен дә смс-пропусксыз гына чыгарга рөхсәт ителә. Эшкә исә эш бирүче биргән махсус белешмә кирәк булачак. Шулай ук нинди дә булса зур йөкне күчерергә туры килсә, аны җибәрүчедән Татарстанның Министрлар Кабинеты раслаган форма буенча белешмә алырга онытмагыз. Ә инде өлкәннәргә волонтер буларак, дару, азык-төлек яки бик кирәкле товарлар алып барырга уйласагыз, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгыннан белешмә алырга кирәк булачак.


Фикер өстәү