Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга акча тапшырылды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына билгеләнгән республика түләүләре тапшырылган. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова искәртә.

– Татарстанда сугыш ветераннары 32 меңнән артык, – ди министр. – Сугыш ветераннарына һәм инвалидларга, Ленинград камалышында яшәүчеләргә, фашистлар тоткынлыгында булучыларга – 25 мең, тыл ветераннарына, сугыш ветераннарының тол хатыннарына – 5 мең сум акча бирелде. Ул акча социаль түләүләр шикелле банклар аша күчерелде яки почта аша тапшырылды.

Эльмира Зарипова кисәтүенчә, бүген барлык социаль оешма хезмәткәрләре дистанцион режимда эшли. Элек пособие алу өчен керем турында алты ай саен белешмә алып килергә кирәк булса, хәзер ул автомат рәвештә озынайтыла. Бу республикада яшәүче 600 мең кешегә кагыла. Түләүләр буенча гариза тапшырасы булса, аны электрон рәвештә башкарырга мөмкин. Элек “соры базар”да рәсми теркәлмичә эшләүчеләрдән мөрәҗәгатьләр керә башлаган.

– Рәсми теркәлеп эшләмәдем, хәзер эшсез калдым, миңа пособие күпме түләнә, дип кызыксыналар, – ди Эльмира Зарипова. – Халыкка бу хакта гел әйтә килдек.

“Больничный”га киткәндә, бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда, түләү рәсми теркәлеп эшләүчеләргә бирелә. Эшсезлек буенча пособие түләгәндә дә шул исәпкә алына. Иң югары пособие – 12 мең сум. Аның өчен соңгы елларда 26 атнадан да ким булмаган эш стажың һәм айлык хезмәт хакың кимендә 20 мең сум булырга тиеш. Шуннан соң 6 ай буе пособие түләнәчәк. Беренче өч айда хезмәт хакының – 75 проценты, калган өч айда 60 проценты туры килә. Рәсми теркәлеп эшләмәгәнсез икән, минималь күләмдә пособие аласыз. Ул – 1,5 мең сум һәм акча өч ай гына бирелә.
Фәния Арсланова


Фикер өстәү