Кукмара сыеры Америкада «модель» булган

Кукмараның Сазтамак авылы сыеры уйламаганда модель булып куйган. Аның фотосы Америкада басыла торган календарьнең июнь ае битендә урын алган. Рәсем астына “Кукмара. Татарстан. Россия. Татар йорты яныннан узып баручы сыер» дип язылган.

Сыерның Америкага кадәр «барып җитү» тарихы бик кызык. Төньяк Каролинада Чапел-Хилл шәһәре университетында белем алучы Иделия Хисмәтова Кукмарада яшәүче әбисе һәм туганнарына кайтканда сыерны фотога төшергән булган.

Календарьда бастыру өчен тәкъдим ителгән 600 фото арасыннан 12се генә сайланган. Менә кайчак «йолдыз» булу өчен уйламый гына төшергән бер фото булу да җитә.

 

Фото: kukmor-rt.ru 


Фикер өстәү