Кукмара районында 95 яшенә җитеп килгән бер ветеран һаман да үзе рульдә йөри икән, дигән хәбәр ишеткәч, сәфәргә чыктык. Ул яшьтә инде күп кеше калтыр-колтыр гына йөри, ә бу? Күрәсе килә генә бит 95 яшьлек шоферны!
Героебыз Чишмәбаш авылында яши икән. Очрашып сөйләшеп утыра башлагач, аның шоферлыгы бераз онытылып торды. Чөнки сүз үзеннән-үзе сугыш елларына барып тоташты. Габделвахит Шәмсетдинов 1926 елгы булганга армиягә 1943 елда гына алынган. 15 яше дә тулмаган малай илгә афәт килүен Тырыш авылына Сабан туена баргач ишетә. Әмма әлеге афәтнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын күз алдына китереп җиткерми. Авылдан көн саен 30 – 40 кешенең армиягә китүен дә, кайберләрен ат җигеп тимер юлга үзе озата төшүен дә гадәти хәл кебек итеп сөйләде. Әмма мондый «гадәти хәл» озакка бармый. Сугыштан берәм-берәм инвалидлар кайта башлый, үлем турында хәбәрләр ешая. Кыскасы, сугыш җиле тиз килеп җитә Кукмарага. Район үзәгендә ачылган госпитальгә утын әзерләүләр, фронт өчен кышкы салкыннарда урман кисүләр Габделвахит кебек үсмерләр җилкәсенә төшә. Моңа әле колхоз эшен дә китереп кушарга кирәк.
1943 елның ноябрендә армия яшенә җиткән Габделвахитка да сугышка чакыру килә. «6 ноябрьдә кич белән ишек шакыдылар, 7се көнне военкоматка чыгып йөгердек», – дип елмаеп куя ул.
Ветераннарның сугыш турында бик үк ачылып сөйләргә яратмауларын беләм, чөнки, үзләре әйтүенчә, күңелдәге сугыш яралары ачыла. Габделвахит абыйның артык аһ-ух итмичә, зарланмыйча сөйләве, бәлки, шуның белән бәйледер, үзен сакларга тырышу инстинктыдыр.
Бүген Белоруссияне фашистлардан азат итү турында сөйләгәндә Чишмәбаш авылыннан татар егете Габделвахитны телгә алырга тиешләр. Үлем белән беренче мәртәбә Белоруссия җирендә очраша ул. Гомель шәһәрен азат итеп Көнбатышка кузгалган совет солдатлары арасында Габделвахит та була. Дошман, кайбер фильмнарда сурәтләнгәнчә, коралын ташлап качарга тотынмый, сугыша-сугыша чигенә, кайвакыт һөҗүмгә дә ташлана. Шуңа күрә пуля, бомба-снарядлар астында алга баруның һәр адымы бер гомергә тиң була. «Кайвакыт көндез ял итә идек, төнлә һөҗүмгә күчә идек», – дип искә ала аны солдат. Гомель-Речицк операциясе нәтиҗәсендә Гомель 1943 елның 26 ноябрендә азат ителә, безнең солдатлар 100 чакрымга сузылган фронт сызыгын өзәләр һәм шушы фронтны саклап, алга барырга кушыла. Солдат командование приказын тикшерми инде ул, үлсәк – үлдек, калсак – калдык, дип алга бара. Габделвахит абый да сугыш кырында һәлак булудан бигрәк, «ахмак үлем»нән курка. Армиягә алынгач та, «үлем лагере» дигән яманаты чыккан Суслонгер лагерена эләкмәвенә шатлана. «Минем белән бергә военкоматка килгәннәрнең берничәсе шунда эләкте, белүемчә, сугышка да барып җитә алмыйча, Суслонгерда ачтан үлгәннәр», – ди. Әле тагын үзе белән бергә хезмәт иткән Башкортстан егетен жәлләп искә ала ул. «Бер мәртәбә урман буенда туктаган идек, йомышын йомышларга агач арасына кереп киткән иде, минага эләгеп шартлады, менә җүләр үлем!» – дип гаҗәпләнеп башын чайкый. Үзенең бер генә мәртәбә яраланмавына да гаҗәпләнә Габделвахит абый. Юкса сугышның нәкъ уртасында да булган бит инде. Авыр артиллериягә снарядлар да ташыган. «Снаряд – алтмыш кило, үзем илле кило булганмындыр инде, ничек күтәрә алганмындыр», – дип анысына да гаҗәпләнә.
Аны элемтәче итеп тә куялар әле. Польша җиренең ничәмә-ничә чакрымын шуышып уза ул. Висла-Одер операциясендә катнаша. Элемтәчеләр – армиянең күзе-колагы, диләр. Сугыш вакытында «сукыр-чукрак» булу үлемгә тиң. Габделвахит, образлы итеп әйткәндә, һөҗүмгә баручы солдатларны «күзле-колаклы» итә. Телефон элемтәсе чыбыкларын дошман уты астында көненә ничә мәртәбә ялгарга туры килгәндер аңа – анысын әйтә алмыйм. Хәер, кирәкме соң ул? Иң әһәмиятлесе, элемтәне саклый алган бит!
Варшаваны азат иткән өчен аңа Кызыл Йолдыз ордены бирәләр. Сугышчан медальләре дә шактый Габделвахит солдатның. Ул аларның кайчан бирелүен тәгаен генә сугыш вакыйгалары белән бәйләп сөйләми. «Менә документлары шушында, кызыксынсагыз карагыз!» – дип кулга зур гына катыргы тартма тоттыра. Аның өчен иң әһәмиятлесе – олы орышта җиңеп чыгу. Ул бүгенге тормышка, үзенең исән булуына шатлана. «Әнинең догалары да ярдәм иткәндер», – дип куя. Хикмәт шунда: армиягә озатырга капка төбенә чыккач, әнисе Латыйфа апа Коръән сүрәсе язылган бер кәгазь кисәге бирә. «Кәгазьнең яртысын сиңа бирәм, улым, яртысын өйдә калдырам, кайткач, ике кисәкне бергә куярсың», – ди.
Мондый хәлләр турында ишеткәнем бар һәм аларны ниндидер мистика кебек кабул итә идем. Инде менә хәзер Габделвахит солдат сөйләвен тыңлагач, тагын бер аптырап калдым. Догалы кәгазьнең сугышның буеннан буена солдат кесәсендә йөрүе һәм вакытлыча өзелгән доганың сугыштан соң яңадан кушылып бербөтен булуы, бәлки, очраклы хәл түгелдер дә. Габделвахит абый тагын бер нәрсә белән шаккатырды әле. Ул тавыклар асрый икән. Шул биш тавыкның берсе сәер йомырка сала икән. «Килгән кешегә күрсәтергә дип берсен суыткычта саклыйм әле», – дип безгә дә күрсәтте ул йомырканы. Бик үк аермачык булмаса да, ниндидер гарәп хәрефләре шәйләнә иде йомырка кабыгында. Минем аптыраганымны күргәч: «Кайберләрендә ачыграк укыла иде», – дип аклангандай итә Габделвахит абзый. Мәчеткә алып төшеп, мәчет картларына да укыткан булган. Әйе, Коръән сүзләре бар, дигәннәр. Минем карт солдат сөйләгәннәренә «әйе» дип тә, «юк» дип тә пичәт сугып утырасым килмәде. Бу – вөҗдан эше. Шунысы кызык: Габделвахит мәктәптә укыганда, әти рөхсәт итми дип, пионерга да кермәгән. Сугыш вакытында аны комсомол, партия сафларына да димләгәннәр: «Әйдә, кер, киләчәктә кирәк булыр», – дигәннәр. Әмма ул, «әти кушмады» дип, әдәпле генә кире кагып килгән. Дөрес, киләчәктә кирәк булган ул. Сугыштан кайтып, эшкә урнашырга йөргәндә дә иң беренче итеп комсомолда яисә партиядә булу-булмавы белән кызыксынганнар һәм «юк» дигәч, кире боргалаганнар. Әмма ир затлары бармак белән генә санарлык калган заманда «юл чите»ндә калдырып буламы соң? Җитмәсә, Габделвахитны армиядә вакытта, фронтка кирәк дип, шоферлар курсында, автомеханиклар курсында да укытып алалар. 1944 елда алган машина йөртү таныклыгын бүген дә саклый әле ул. Шуның белән машинага да утыра икән. Тик соңгы елда балалары, оныклары аны машинага якын җибәрмәскә тырышалар, яшең бар бит инде, дигәннәр. Ә Габделвахит абзый еллар санамый. Рульгә утыру турында сүз чыккач: «Пока йөреп булмый әле, юллар бераз рәтләнсен», – дигән була. Сугыштан соң ул шофер да булган, 37 ел комбайнда да эшләгән. «Бер елны култык таягы белән дә эшкә йөрергә туры килде әле», – ди. Аягын имгәткән булган икән. Районның алдынгы комбайнчысы булган ул, исеме газета битләреннән төшмәгән.
Сугыш сынаган, чыныктырган солдатны. Җиңүне Германиядә каршылаган, аннан, соң яңадан Польшага чыгарылып, 1950 елга хәтле хезмәт иткән. Үзенең фронт юллары турында озын-озак сөйләмәде. «Җиде елның һәр елы турында берәр сәгать кенә сөйләсәм дә, көн узып китә бит. Без илгә кирәк, дип яшәдек», – диде солдат.
– Хәзер дә яшибез әле, – дип сүзгә куәт өстим.
– Ә нигә яшәмәскә, энем, якты дөньядан кем туйган?! – дип елмайды Габделвахит абый.
Риман Гыйлемханов
Инде 14 ел берьялгызы яши ветеран. Балалары үзләренә чакыра, әмма бармый. «Үз-үземне йөртәм бит әле», – ди. Ишегалларына хәтле үзе ялт иттереп тора, кышын карын да үзе көри.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat