«Ак барс» җитәкчеләре: «Бу сезоннан Кубок һәм медальләр көткән идек»

Кулдан килгәнне эшләдек! «Ак барс» клубы вәкилләреузган сезонга әнә шундый нәтиҗә ясады. Журналистларбелән интернет аша аралашып, алар уен һәм уенчылар, акча һәм бюджет турында фикерләрен җиткерде. Әлбәттә, коронавирус та читтә калмады.

Сезон нәтиҗәләре турында

Узган сезонда плэйоффның беренче өлешеннән үк төшепкалган Казан командасы быел яңа тренер ДмитрийКвартальнов белән Көнчыгыш конференциядә беренчеурынны алды. Якташларыбыз плэйоффның беренчеөлешендә «Нефтехимик»тан өстен чыкты, икенчесендә«Салават Юлаев» белән очрашырга тиеш иде. Бу очрашуалдыннан «Ак барс»­тагылар бөтен республикага хоккейвирусы йоктыру турында хыялланды. Әмма вирусныңбашкасы килеп чыкты һәм мәгълүм хәлләр аркасындаКХЛ сезонны вакытыннан алда тәмамларга карар кылды.

– Без уенны үзгәрттек. Команда да, без дә үзгәрдек. Начар уйнамадык, күбрәк хәрәкәт итәргә тырыштык. Статистика да шуны раслады. Һәр уенчының киеменә һәм алкаларга махсус чип урнаштырылган. Алканы күбрәк үзебездә тотарга тырыштык, анысы да килеп чыкты. Ә менә күплектә нәтиҗәле уйный алмадык, – диде баш тренер Дмитрий Квартальнов журналистларга. – Гагарин Кубогы иясен август аенда аерым бер турнир аша ачыклау тәкъдиме дисезме? Уйнаткан очракта да, ул инде башка кубок булачак.

Клубның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов та узган сезоннан канәгать.

– Тик уйнап бетереп кенә булмады. Көнчыгышта беренче урынны алдык. Кызыклы, һөҗүмгә өстенлек бирелгән хоккей күрсәтергә тырыштык. Өметләр бар иде, сезонны Кубок һәм медальләр белән тәмамларбыз дип уйлаган идек. Тик…

Килү-китүләр турында

Апрель ахырында «Ак барс»ның 17 уенчы белән килешүе тәмамлана. Кемнәр китәр, ә кемнәр калыр?

– Сезон тәмамланасы билгеле булуга быелгы команданың төп өлешен саклап калу бурычы куелды. Киләсе елдан уенчыларның гомуми хезмәт хакы 900 миллион сумнан артмаска тиеш. Моны да истә тоттык. Яшьләрне тикмәгә генә уйнатмадык бит инде. Югалтулар да булачак, бөтен команданы саклап калу мөмкин түгел. Сөйләшүләр дәвам итә. Әлегә бер генә уенчының китәсен әйтә алабыз. Ул – Олег Ли, – диде Рәфыйк Якубов. – Джас­тин Азеведо белән сөйләшүләр тәмамланып килә. Ничек буласын кистереп кенә әйтеп булмый. Ник дигәндә, көн саен хәлләр үзгәреп тора. Без аңа 30 апрельгә кадәр тәкъдим ясарга, ә ул җавап бирергә тиеш. Данис Зарипов белән дә сөйләшәбез. Алексей Морозов «Ак барс»ның Зарипов бе­лән килешү төзегәнен әйтте, дисезме? Минем авыздан чыккан сүз түгел бу.

Икътисади кризис турында

Хоккейга коронавирус аркасында килеп чыккан вазгыять кенә түгел, икътисади кыенлыклар да зур йогынты ясый. Әйтик, Владивостокның «Адмирал» командасы чемпионатта чыгыш ясамаячагын игълан итте, хәле авыр булган тагын берничә клуб бар. Ахыр чиктә, «Ак барс»ның төп спонсоры «Татнефть»нең ярдәме дә нефть бәяләренә бәйле булачак.

– Әлегә гадәттәгечә эшлибез. Дөньяда ниләр булып ятканын күреп торабыз. Әзерләнәбез, бигрәк тә яшь уенчыларны саклап калырга тырышабыз. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез. Бюджет белән ни буласын да әйтә алмыйбыз. «Татнефть»нең әлегә хоккейдан мөһимрәк мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Иң элек бөтен җәмгыятьне борчыган вирус проблемасын җиңәсе бар. Чит ил уенчыларына килгәндә, алар белән мөнәсәбәтләрдә бернинди дә авырлык юк. Барысын да бер генә сорау борчый: бу хәлләр кайчан тәмамланыр?

Капкачылар турында

Узган сезонда «Ак барс»та игътибарны иң күп җәлеп иткән уенчылар булып капкачылар танылды. Башта капканы Швециядән чакыртылган Адам Рейдеборн саклады. Аннары Тимур Билаловка чират җитте. Ул 316 минут һәм 9 секунд дәвамында алка керттермичә, Россия чемпионатлары рекордын яңартты.

– Мине баш тренер итеп билгеләгәч, Тимур яныма килеп үзен Рига «Динамо»сына җибәрүне үтенде. Әмма тырыша торгач, үзен күрсәтә алды һәм рекордлар куйды. Безнең бит инде Эмиль Гарипов белән Адам Рейдеборн бар иде. Тимур исә алардан курыкмады һәм теләгенә иреште. Билаловның да, Рейдеборнның да киләчәге бар.

Сүз уңаеннан, «Ак барс» швед капкачысы белән яңа килешү имзаланганын игълан итте.

Илнар Хөснуллин

 

Фото: https://allhockey.ru/

 


Фикер өстәү