Хәлең ничек, кала?

Авыл халкы гомере буе каланыкыларны уйлап, кайгыртып яшәп күнеккән инде. Кышын буран булса, «Авылда ичмаса карны куяр урын табылыр, бакчаларга булса да тутырыр­быз, елга кырыйларына эттерербез, ә менә шәһәрнекеләргә авырга туры килә инде, ничек ташып бетерерләр?» – дип борчыла ул. Юкса авылда да шул ук бураннар, әле урамнарны, юлларны гайрәтлерәк тә күмә…

Казан урамнарында 9-10 баллы «бөке»ләр икәнен ишеткәч тә: «Шөкер, бездә анысы юк. Ни хәлләр сабырлыклары җитә диген»,  – дип шакката. «Туңсак, газны ачабыз, эсселәсәк, кысабыз, шәһәрнекеләр кебек, башкаларга бәйле түгел», – дип тә шөкер итә. Айлар буе өстәлдә торып та, ачымый торган сөтне алтын бәясенә алганнарын белеп: «Ни эчә бу шәһәрдәгеләр?!» – дип борчыла. Әле менә соңгы вакыттагы чикләүләр кертелгәннән соң да балконнан гына һава сулап яшәүче каланыкыларны жәлләүчеләр күп булды.

– Бер генә, ике генә көн түгел бит ул, хәзер күпмеләр бөтен гаиләләре белән шул дүрт стена арасында тилмерәләр. Нихәлләр чыдарга кирәк? Без, теләсәк, көнгә берничә тапкыр ишегалдына, бакчаларга чыгып керә алабыз, ул мескеннәр бигрәк  беркая чыга алмый бит, – ди өлкән яшьтәге авылдашым. Дөрес, 65 яшьтән югары авыл өлкәннәре үзләре дә бу тыюны шактый авыр кичерде. «Юкса башка көннәрне дә әллә кая бармый идек», – дип аптырый алар үзләре дә. Бөтен хикмәт ирек кысылуда, ахры. Әле ярый авылларда да андый ялгызларга ярдәм итүчеләр табылган, социаль  караудагыларга, шәһәрдәге кебек, волонтерлар, социаль хезмәткәрләр кирәк-ярагын алып кайтып бирә, кемгәдер башка авылда яшәүче балалары, кемгәдер күршеләре булыша. Өйдә торуның бар авырлыгы да аларга (әҗәлләргә күркәм сабырлыклар бирсен, дип тели өлкәннәр – озатырга килүче дә булмас…) һәм кече яшьтәге балаларга төште шикелле. Өйдә туп тибеп, рәсем ясап, кем пластилин, кем камыр әвәләп, бер дә туймас кебек тоелган телефон-планшетлардан да гарык булды бала-чага. «Башка чакта урамга куып чыгара идек, хәзер, үч иткәндәй, кайчан урамга чыгабыз, диләр», – ди әниләре. Ишегалларында үткән елдан калган ком, печән җирләре дә ярап торды, уен мәйданчыкларына әйләнде.

Эш көчендәгеләрнең бик күбесе авылда бу чикләүләрдән әллә ни кыенлык сизмәде шикелле. Аларга үз территорияләрендә: эш-өй арасында йөрер­гә рөхсәт бирелде (дөрес, бу территориядән рөхсәтсез читкә чыгучыларга чара күрү очраклары да булды. Нигәдер, рөхсәт алырга кирәклеге еш кына истән чыга – алай йөреп өйрәнгәнмени?!). Хуҗалыклар барлык эшчеләренә битлекләр тектереп бирде, перчаткалар бирүчеләр дә булды.

Кем белән генә сөйләшсәң дә, безнең хәл шәһәрнекеләргә караганда уңайрак, дип шөкер итә саланыкылар. «Өй асты тулы бәрәңге, туңдыргыч тулы ит, ачка үлмәбез», – дип юанып, «кара көн»гә ашамлык­лар запасы туплау белән дә артык мавыкмады (район үзәкләре күбрәк шәһәрләшкән, анда вазгыять башка).

Кырга чыккач, бар чирен онытырга сәләтле авыл халкы, язгы эшләр башлану белән, бөтен дөньяны үз кубызына биеткән вирусны онытты да кебек инде. Кар алдан арчылган урыннарда тырма артыннан күпереп, кабарып калган җирләрдә, яшелләнеп, күзне иркәләп утыручы уҗым басуларында аның күңеле. Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса… бирешми әле ул.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү