Бәраәт кичәсенә керәбез: аны ничек үткәрергә?

Бүген кояш баеганнан соң Бәраәт кичәсе башлана. Бу кичне кайбер авылларда чишмәгә суга барыр өчен дә көтеп алалар. Суга бару ырым–шырым түгелме? Изге кичәне ничек уздырырга?

“Бәраәт” сүзе гарәп теленнән “бурычтан вә җәзадан котылу”, “пакьләнү” дигәнне аңлата.
Әлеге көнне мөселманнар ураза тотып, намаз, Коръән укып, саваплы гамәлләр кылып үткәрергә тырыша. Бүген тәүбә итү, Аллаһ Тәгаләдән теләкләрнең үтәлүен сорау өчен дә иң кулай көн. Бәраәт кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе.

– Безгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бер еллык тәкъдир языла. Бу кичне адәм баласы изгелек кылып, йә Раббем дип ялварып, кичерү сорап, теләк теләп үткәрә икән, аның язмышы үзгәрергә дә мөмкин. Бу елда чирләр, үлем бирмә дип сорау хәерле, – ди Казандагы “Гаилә” мәчете имамы– хатыйбы Рөстәм Хәйруллин. – Мәчет янында өч ел элек чишмә булдырдык. Ахшам намазыннан соң чишмәгә суга килүчеләр шактый. Суы бушка, теләгән һәр кеше килеп алырга мөмкин. Бисмилланы әйтеп, теләк теләп, белгән догаларыңны укып алу кирәк.

Чишмәгә бару – үзе бер йола

Бәраәт кичәсендә чишмә суын алып кайтып, шуның белән коенучылар, теләк теләп эчүчеләр дә бар.
– Бу кичне ел саен көтеп алабыз. Ахшам намазыннан соң чишмәгә суга барабыз. Элек–электән килгән йола бу. Әлбәттә, бөтен кеше дә йөрми. Әби-бабайлар аны зәмзәм суына тиңләгән. Авырган вакытта эчеп куйсаң, шифасы тия. Мин чишмәгә үзем генә йөрим, – ди Балтач районының Алан авылында яшәүче Ландыш Насыйбуллина.

Балык Бистәсенең Казаклар авылында чишмәгә чират та җыела икән хәтта. Авыл халкы суны гадәттә төнге сәгать 12 дә барып алып кайта.
– Савытларны әзерләп куйдым инде. Аны бисмилланы әйтеп, теләк теләп алабыз. Ел саен чират күп була, шуңа күрә алданрак барырга тырышабыз. Гөнаһлардан котылу өчен дип эчәбез, коенабыз. Ул су озак саклана. Әлбәттә, суы шифалы, ләкин кылган гамәлең дә күркәм булырга тиеш, – ди 20 яшьлек Зәлия Шәрәфиева.

Кичәне ничек үткәрергә?

Кояш баер алдыннан 40 тапкыр “Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм” дип кабатлап һәм 100 тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.

Ахшам намазыннан соң 2 рәкәгать итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң “Ясин” сүрәсен уку саваплы, аны 3 тапкыр укыйлар. Дога укыр алдыннан:“Йә Раббым ният кылдым дөньяда да ахирәттә дә бәхетле булу өчен ясин сүрәсен укымакка – Раббым кабул ит”, дияргә кирәк. Аннан “Ясин” сүрәсе, Бәраәт догасы укыла.
“Бәраәт” догасы

اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ

Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.

Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: “Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр”, – дип әйтәсең.


Фикер өстәү