Алтын куллы Ренат Ибраһимов: «Төрекмәнстаннан авылга әйләнеп кайткач теләгем тормышка ашты»

Агач чоку – җир казу, бура бурау гына түгел ул, моның өчен көч тә, вакыт та күбрәк кирәк. Әтнә районының Мәңгәр авылындагы агачтан бизәкләп эшләү остасы Ренат Ибраһимов әнә шулай ди. Авылдашлары исә аның челтәрдән үрелгән йортын әкияткә тиңлиләр.

– Кечкенәдән балта тотып, нәрсәдер эшләү турында хыялландым. Авыл абзыйлары бура бураганда, читтән генә күзәтеп торырга яраттым. Шул вакытта ук, ник бүрәнә аралары буш, дип аптырап сорау да биргәнмен әле. Мүк куясы бар, дип аңлатканнар миңа. Тик бу эшкә тотынырга җай чык­мады. Төрекмәнстаннан авылга әйләнеп кайткач теләгем тормышка ашты, – дип сөйли Ренат Ибраһимов.

Ренат абый тумышы белән – Мәңгәр авылыннан. 26 яшьтә гаиләсе белән чит җирләргә чыгып киткән, 25 ел Төрекмәнстанда яшәгәннәр. Туган як барыбер үзенә тарткан. Балалары Казандагы уку йортларына укырга кергәч, 1995 елда күченеп кайт­каннар. Башта тормыш иптәше Гөлфиянең бабасы нигезендә яшәп торсалар, соңрак укытучы Мәрьям апаның йортын сатып алганнар. Менә шул агач йортны зурайтып, танымаслык итеп үзгәрткән Ренат Ибраһимов. Бу йортта «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгында ветеринария табибы булып эшләгән улы Айрат, Пенсия фондында эшләүче килене Гөлназ, онык­лары белән яши ул.

Хыял бар, әмма аны ничек тормышка ашырырга? Башта күз алдына килгән, телевизордан мизгел эчендә отып калган бизәкләрне төшергән агачка. Кая барса да, күзе зәвыклап эшләнгән йортларга төшкән. Казандагы Иске Татар бистәсен дә урып кайткан. Мәңгәргә Гатаулла бай йорты, халык телендә «Байлар йорты», «ятимнәр йорты» дип йөртелгән тарихи бинаны карарга дип кайткан Татарстан Архитекторлар берлеге рәисе Фәридә Җаббарова аңа интернеттан бер сайтны карарга тәкъдим иткән. Менә шуннан күп нәрсәгә өйрәнгән ул.

– Элек балта осталары надан булган дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Моның белән бер дә килешмим, укымасалар да, бик сәләтле булган алар. Бу талант буыннан-буынга күчкән. Нинди генә бизәкләр ясамаганнар. Иске Татар бистәсендә элеккеге йортларга шаккатып карап йөрдем. Ул вакытта эш кораллары да әллә ни булмаган, хәзер ниндие генә юк, – ди әңгәмәдәшем.

Кулда – өтерге, күңелдә – кабатланмас бизәкләр. Ренат абый агач эшен тәрәзә кашагаларын ясаудан башлаган. Ибраһимовлар йортында алар күп – 15ләп тәрәзә. Аннан кечкенә, зур капкаларын челтәрләп бизәгән. Зурысын эшләргә ике ай вакыт киткән. Әкренләп фронтонга чират җиткән. Анысын эшләү озагракка сузылган. Баскычтан кат-кат менеп төшәсе, биектә эшлисе бит. Гомумән, йортны, капкаларны бизәү өчен айлар гына җитми, еллар кирәк. Хәзерге вакытта капкаларын эчке яктан бизәү белән мәшгуль.

Лаеклы ялда булса да, 73 яшьлек Ренат абый үзен заводта эшләгән кебек хис итә. Көн саен иртән сәгать 4тә торып, сөт тапшыргач, иртәнге чәен эчеп, остаханәсенә чыга. Бертуктаусыз 3-4 сәгать эшләгәч, телевизор карап, ял итеп ала. Югыйсә шунысы да җиткән бит инде. Юк, бу шөгыль аны магнит кебек үзенә тартып тора. Вак эш булгач, сабырлык та кирәк. Бизәк бозылса, эш харап. Челтәр ясар өчен юкә агачын мари якларыннан алып кайта. Мари илендә яшәүче дуслары аның сабырлыгына, булдык­лыгына сокланып: «Безгә шалт та шолт кирәк, мондый түземлек юк» , – диләр икән.

Авылга кунакка кайтучыларның да күзен яндыра Ренат абыйның эшләре. Заказ бирүчеләр дә бар. Әмма ул аны хезмәтен бәяләгәннәргә генә ясый. Киләчәккә планнары да зурдан. Йортларына итальян кәнәфие ясарга җыена. Тик моның өчен Казандагы җиһазлар кибетенә барып кайтырга, интернетта утырырга туры киләчәк. Шулай ук Гатаулла байның әманәтен үтисе – буфетны, чүплектән табып кайткан комодны яңартасы бар. «Байлар йорты»нда яңартыр идем, дип тә талпына аның күңеле, тик тарихи истәлекне яңарту зур чыгым сорый.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү