Татарстан Президенты: “Иң мөһиме – кеше сәламәтлеге”

Татарстан Президенты республикада эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр белән интернет аша очрашу үткәрде. Килеп туган икътисади вазгыятьтә аларны борчыган иң төп мәсьәлә – үзләрен кече һәм урта бизнес вәкилләре сафына кертү. Дәүләт тарафыннан бирелгән ташламалардан файдалану өчен кирәк бу. 

Онлайн-очрашу барышында хезмәт күрсәтү вәкилләре үзләренең төп эшчәнлеген яңартуга рөхсәт бирүне сорады. Аерым алганда, сүз матурлык салоннарының эше турында барды. Рөстәм Миңнеханов хәзер коронавируска каршы көрәш буенча республика штабының хәлләрне җентекләп анализлавын, әлеге эшне төгәлләгәч, теге яки бу юлларны тәкъдим итәчәген билгеләп үтте.

Шул ук вакытта ул махсус санитария-эпидемиология чараларын катгый төстә үтәгәндә генә мондый рөхсәтләрне биреп булачагын искәртте. “Бу мәсьәләдә иң мөһиме – кешеләрнең сәламәтлеге”, – дип белдерде Президент.

Моннан тыш үзмәшгульләр бүген ихтыяҗ зур булган продукцияләрен сатуга ярдәм итүне сорады. Әйтик, алар арасында медицина битлекләрен тегүгә күчүчеләр шактый. Шул ук вакытта шәхси саклану чараларын сатып алуга әзер предприятиеләр дә бар. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт заказлары буенча агентлыгына бу мәсьәләне карарга һәм, үзмәшгульләргә продукция сату мөмкинлеген тудыру өчен, тиешле товарлар исемлеген булдырырга кушты.
– Бүген без җитди икътисади кризис алдында калдык. Предприятиеләребез, беренче чиратта, кече һәм урта бизнес вәкилләре аның җитди йогынтысын сизә дә инде, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия хөкүмәте кризисның тискәре тәэсирен киметү мөмкинлеге бирердәй чаралар күрә. Болар – әлегә тикшерүләр үткәрмәү, салым һәм кредит түләүне кичектерү, эшмәкәрләргә хезмәткәрләренә эш хакы түләүгә процентсыз ссудалар бирү һ.б.

Президент, Татарстан хөкүмәте тарафыннан төбәк дәрәҗәсендә эш төркеме булдырылып, аның көн саен агымдагы хәлләргә, барлык предприятиеләрнең (шул исәптән кече һәм урта) икътисади торышына анализ ясап килүен искә төшерде. Эш төркеме федераль хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә эшли.
– Бүген Татарстан хөкүмәте шулай ук төбәк дәрәҗәсендә дә ярдәм чараларын эшли. Болар – субсидияләр, салым түләүдә ташламалар булырга мөмкин, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Кризисның ни дәрәҗәдә тирәнгә китүен һәм аның аянычлы нәтиҗәләрен әлегә ахыргача белеп-бәяләп бетереп булмый. Үз эшегезне, хезмәткәрләрегезне саклап калу өчен барлык чаралар күрүегезне сорыйм. Республика хөкүмәте, федераль ярдәм чаралары белән берлектә, төбәк дәрәҗәсендә дә булышачак.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов үзмәшгульләргә эшләрен дәвам иттерү өчен гамәлдәге нормалар һәм законнар нигезендә кирәкле барлык чараларның күреләчәгенә ышандырды.


Фикер өстәү