“Татнефть” “Ашыгыч ярдәм” машиналарына бушлай ягулык бирәчәк

“Татнефть”, коронавируска бәйле хәлләр аркасында, “Ашыгыч ярдәм” машиналарына бушлай ягулык бирәчәк. Компания хәбәрендә шул хакта белдерелгән.

“Көньяк-көнчыгыш төбәгендә “Ашыгыч ярдәм” машиналарын үзебезнең ягулык салу станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгы белән бушлай тәэмин итү турында карар кабул иттек. Бүген Лениногорскида бу эшне башлап җибәрәбез. Шуннан Әлмәт районына күчәчәкбез. Медицина оешмаларында ягулыкка күздә тотылган акчаны хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә, кирәкле җиһазлар һәм саклану чараларын сатып алуга җибәрү максатында эшләнелә бу. “Татнефть” катлаулы вазгыятькә нокта куелганчы, сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итәчәк”, – дигән компания башлыгы Наил Мәганов.
Сүз уңаеннан, “Татнефть” компаниясенең моңа кадәр “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында саклагыч кием һәм антисептиклар җитештерә башлавы турында игълан иткәнлеген искә төшерик.


Фикер өстәү