Америкада карантинда утыручы психолог Зөлфия Максутова: «Өйдә утыруның беренче атнасы гына читен»

Читтә яшәүче милләттәшләр белән коронавируска бәйле карантин турында белешүне дәвам итәбез. Бу юлы психолог Зөлфия Максутова белән элемтәгә кердек. Ул бүгенге көндә Америкада тоткарланган. Әйтүенчә, өченче атна карантинда утыралар. ВТ хәбәрчесенә андагы вазгыять турында, бернинди паника юк, социаль дистанция саклау гына бар дип сөйләде:

– Мин Америкада тоткарландым, чөнки Россия бөтен авиалинияләрне япты. Биредә әллә ни зур паника юк. Без инде өченче атна карантинда утырабыз. Балалар дистанцион укуда, күпчелек өйдән торып эшләүгә күчте. Халык медицина битлекләрен кими. Бик сирәк кенә битлекле кешене очратып була. Алары да кытайлар булып чыга. Дөрес, баш табиб битлекләр кияргә чакырды, ләкин ул әле мәҗбүри түгел. Өйдә утыруның беренче атнасы гына читен, икенче атнада инде күнегә башлыйсың. Монда халык саф һавада булырга, кафеларда тукланырга ярата. Ләкин чикләүләрнең сәламәтлек өчен икәнен америкалылар аңлый. Биредә Россиядәге кебек катгый тыюлар юк, урамга чыгарга да, паркларда булырга да ярый. Бер генә нәрсә үзгәрде: халык бер-берсенә якынаймый, социаль дистанция саклый. Әйткәнемчә, халык аралашучан.

Мәсәлән, кибеттә таныш булмаган кеше белән дә исәнләшү, нәрсә дә булса әйтеп китү гадәти хәл санала. Хәзер исә бер-берсенә карамаска, тизрәк үтеп китәргә тырышалар. Саклану чараларына килгәндә, битлек кию, пирчәткә кию юк, бердәнбер чара: битне, кулны яхшылап юабыз. Кибеттән алып кайткан каплы әйберләрне ике-өч көн өйгә алып кермәскә тырышабыз. Кирәклеләренең дә капларын юып алабыз. Кибеткә бөтен гаиләбез белән йөрмибез, бер кеше генә бара. Чир йоктыручылар арасында автобус шоферлары, кибетчеләр бик күп. Шуңа күрә кибетчеләр алдына пластик киртәләр куя башладылар. Боларны халыкка җиткереп торалар, шуңа күрә күпчелек өйдә утырырга тырыша.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү