#ӨЙДӘУТЫР #Сәрия Мифтахова: «Өйдә эшләгәндә йокы тиз туя, биш кенә минут йоклыйсы иде, дип ятулар юк»

– Өйдә эшләүме, редакциядәме – әллә ни аермасы юк. Кайда да төймә белән кое казыйсы. Иң мөһиме – телефон эшләсен дә интернет көйсезләнмәсен, без шалтыратасы белгечләр вакытында җавап бирсен. Өйдән эшләү иреккә чыгу дигән сүз түгел. Эш вакытын телевизор карап, ашарга пешереп, суыткычыңны чистартып, балкон тәрәзәсен юып, ванна кереп үткәреп тә булмый. Болай эшләргә намус та кушмый.

Кайчакта, дөньяңны онытып, төшке ашка дип җылытырга куйган ашың да көяргә мөмкин. Минеке беренче көнне шулай булды да. Нинди төтен исе бу дип чыксам, кәстрүл төбе көеп ята икән. Мәкалә язып, ашау да онытылган. Ә менә компьютер янында утырганда битеңә, чәчеңә маска ясарга була.

Оекбашларыңны салып атып, яланаяк утырырга, мәсәлән. Эштә бит болай кылансаң, сәерләндеңме әллә, дип әйтәчәкләр. Дөрес, иртән эшкә чыгып чабасы юк. Әмма, үч иткәндәй, өйдә эшләгәндә йокы тиз туя, биш кенә минут йок­лыйсы иде дип ятулар юк. Бер караганда, компьютерны тугыз туларга биш минутта да кабызсаң була бит?! Юк, ике сәгать алдан торырга кирәк.


Фикер өстәү