#ӨЙДӘУТЫР Чулпан Гарифуллина: «Боларны аек акыл аша үткәрүдә миңа 180 сантиметрлы йомшак дустым Жека булыша»

Соңгы арада хәбәрләрнең шомлысын да, яхшыга өметләндерә торганнарын да күп язарга туры килә. Барысы да бер тема күчәрендә әйләнә һәм өйдә утырганда боларны аек акыл аша үткәрүдә миңа 180 сантиметрлы йомшак дустым Жека булыша. Чын дуслар белән әлегә күрешергә ярамый чөнки. Бөтенесе дә безнең фикерләүгә бәйле, шуңа күрә позитив рухны югалтмыйча, могҗизага өметләник.

Укыганда, эшләгәндә, гадәти тормыш алып барганда, игътибар җитмичә китап киштәсендә тузан җыеп яткан китап­ларга вакыт табылды; «Оскар» кинопремиясенә лаек булган иң яхшы фильмнарны карый башлау теләге белән күптән яна идем – шул исемлек тә әкренләп кими бара; онлайн спектакльләр карарга мөмкинлек туды; студент кеше (эшли торган студент кеше!) буларак, йокым туя башлады – мин үзизоляция вакытында эшсезлектән тилмермим. Һөнәребез дә, дөнья яралганнан башлап, дөнья беткәнче дәвам итә торганнардан, шөкер, тик ятмыйбыз.

Табигатем белән һәр нәрсәгә позитив карый торган кеше буларак, бу вазгыятькә дә шундый күзлектән карарга чакырам. Безгә мондый шартларга калу ирекнең, аралашуның, яшәүнең кадерен, үз-үзебезне аңлау, туктап, тын алу өчен кирәк булган. Алайса, күпме вакытыбыз юкка-барга кибетләрдә акча таратып үтә иде – хәзер алар ябылды; өлкәннәрнең барлыгын, аларга да игътибар җитмәвен аңладык; берәр кайгы килсә, дөнья­ны программист, IT-белгеч түгел, табиб кебек һөнәр ияләре коткаруына инандык. Хәзер күпләр үзен читлеккә ябылган кош кебек хис итә һәм күп нәрсәгә төшенә башлады. Яңгырдан соң салават күпере чыккан кебек, барысы да үзгәрәчәк һәм башка кыйммәтләр белән яшәргә өйрәнәчәкбез. Әлегә – сабырлык.


Фикер өстәү