Рөстәм Миңнеханов Казан предприятиеләрендә санитар-эпидемиологик күзәтчелек чаралары ничек башкарылуын тикшерде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рустам Минниханов берничә предприятиедә булды. 

Башта ул Казан вертолетлар заводында булды.

Искәртик, КВЗ система булдыручы предприятиеләр исемлегенә керде һәм 6 арпельдән эшен башлады.

Рөстәм Миңнеханов предприятедә хезмәткәрләр өчен санитар-эпидемиологик күзәтчелек чаралары ничек оештырылуын тикшерде. «Хезмәткәр иминлеге — бүгенге көндә хезмәт эшчәнлеген оештырудагы өстенлекләрнең берсе ул», — диде ул.

Шулай ук заводта Рөстәм Миңнеханов вертолет корпуслары, калаклары җыела торган цехны карады.

«Казан вертолетлар заводы» ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров хәбәр иткәнчә, предприятедә дәүләт оборона заказын башкаручы хезмәткәрләр эшкә кереште. Хезмәткәрләрнең бер өлеше өйдән эшли.

Рөстәм Миңнеханов караган икенче предприятие — «Татхимфармпрепараты» АҖ.

Биредә ул фармацевтика продукциясен җитештерү барышы белән танышты. «Татхимфармпрепараты» АҖ коронавирус инфекциясе чорында файдалы булган препаратлар да җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов парацетомол җитештерү линиясен карады. Санитар-эпидемиологик күзәтчелек чаралары ничек оештырылуын тикшерде.

«Татхимфармпрепараты» АҖ продукциясенә Россиядә дә, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Әмма хәзерге вәзгыятьтә сезне эчке базар ихтыяҗларына өстенлекле рәвештә җавап бирергә өндим».

Аннары Рөстәм Миңнеханов «БКК»  АҖдә булды.  Икмәк-кондитер комбинаты заманча җиһазландырылган һәм продукциясе ассортименты бик бай.

Рөстәм Миңнеханов биредә ипи җитештерү цехын карады. Гадәттәгечә халык күмәч һәм авыл ипиен яратып ала.

Татарстан Президентын ТР буенча Роспортебнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озата йөрде.


Фикер өстәү