Быел Татарстан аграрийлары 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Моның өчен килешүләр кабул итә башладылар да инде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, илдә эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, барлык документларны да электрон формада кабул итә.
Шулай итеп, апрельдә авыл бер тонна ягулыкны 41 200 сумнан алачак. Бу күпләп сатып алу бәясеннән – 13 процентка (тоннасы – 47 600 сум) һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 процентка арзанрак. Шулай ук бәяләр узган ел белән чагыштырганда да арзанрак. Мәсәлән, 2019 елда язын аграрийлар ягулыкның тоннасын 42 800 сумнан, икенче яртыеллыкта тоннасын 44625 сумнан сатып алган иде.
Литрларга күчереп санаганда, 0,82 коэффициенты белән аграрийлар өчен дизель ягулыгының бәясе 33 сум чамасы була. Бу АЗСлардагы ваклап сату бәясеннән (литры 46,5 сум) 27 процентка арзанрак.
Авыл хуҗалыгына ярдәм йөзеннән, бу көннәрдә министрлык тагын бер карар кабул итте. Он һәм ашлык бәяләре күтәрелү сәбәпле, товарлар интервенциясе уздыру буенча карар кабул ителде. Әлеге механизм нигезендә 1,5 млн тонна ашлык бары тик эчке базарда гына сатылачак. Әлегә ашлык министрлык билгеләгән бәядән сатыла. Әгәр аннан төшеп китсә, интервенция тукталачак.
Ярдәм димәктән, «Татнефть», коронавируска бәйле хәлләр аркасында, «ашыгыч ярдәм» машиналарына бушлай ягулык бирәчәк. Компания хәбәрендә шул хакта белдерелгән. «Көньяк-көнчыгыш төбәгендә «ашыгыч ярдәм» машиналарын үзебезнең ягулык салу станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгы белән бушлай тәэмин итү турында карар кабул иттек. Бүген Лениногорскида бу эшне башлап җибәрәбез. Шуннан Әлмәт районына күчәчәкбез. Медицина оешмаларында ягулыкка күздә тотылган акчаны хезмәткәрләргә эш хакы түләүгә, кирәкле җиһазлар һәм саклану чараларын сатып алуга тоту максатында эшләнелә бу. «Татнефть» катлаулы вазгыятькә нокта куелганчы, сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итәчәк», – дигән компания башлыгы Наил Мәганов.