Татарстан кәгазь документлардан тулысынча арыначак

Татарстан Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, 2024 ел азагына кәгазь документлардан тулысынча арынып, барлык дәүләт хезмәтләрен санлы форматка күчерергә ниятли.

Министр Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, министрлык, «Санлы икътисад» илкүләм проекты кысасында, күпфункцияле үзәк, хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән берлектә, 2024 елга кадәр 105 дәүләт хезмәте һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне тулысынча санлаштырачак.

Моңа кадәр Татарстанның инде 2022 елга ук санлы форматка күчерелгән дәүләт хезмәтләре өлешен 70 процентка җиткерүне планлаштыруы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү