Японча гадәттән тыш хәл: икътисадка ыргытылган коткару тәгәрмәче ярдәм итәрме?

Коронавируска каршы уңышлы гына көрәшеп килгән Кояш чыгышы иле бу атнада гадәттән тыш хәл игълан итәргә булды. Чирнең япон статистикасына карасаң, бу чарага барырлык бернинди сәбәп тә юк кебек.

Әнә Америкада Трамп яңа башланып килүче атнаның катлаулы булачагын әйтеп тора, корбаннар күп булачак, дип тәкрарлый. Анда инде болай да хәл искитмәле. Хастаханәләрнең дүрттән өч өлеше COVID-19лы пациентлар белән тулган, бер көнлек корбаннар саны буенча ил рекордлы күрсәткечләр белән планетада алда бара. Италия белән Испаниядә хәл уңайлана дип сөендергәннәр иде. Бу юллар язылганда, Италиядә корбаннар саны тагын арту турында хәбәрләр килеп иреште. Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон – реанимациядә. Менә шундый шомлы хәбәрләр янәшәсендә япон статистикасы бер дә куркыныч булып күренми. Японнар болай да бик тәртипле халык: өйдән чыкмагыз дип әйтү җитә – бикләнеп утыралар. Үткән якшәмбедә Токио урамнары буйлап йөргән россияле «Фейсбук»та гадәттән тыш бушлык турында хәбәр итә. Шашлык кыздырырга китүчеләр күренми. Әмма эш атнасы башлануга, эшсез тора алмаган бу халык эшкә ашыга, хөкүмәтнең өйдә торып эшләү турындагы өндәүләрен колакларына бик элми икән.

5 апрельгә япон статистикасы коронавирусның 100 корбаны турында хәбәр итә иде. Әмма кайбер шәһәрләрдә, аеруча Токиода чир йоктыручылар саны кискен арта башлагач, Премьер Абэ хөкүмәте Италия сценарие башланганчы, илне гадәттән тыш хәл режимында бикләргә кирәк дигән фикергә килде. Дөрес, японча гадәттән тыш хәл бездәге үзизоляциядән күпкә аерыла. Электрон пропусклар, махсус кодлар бирү кебек кырыс күзәтү шартларын Кояш чыгышы илендә кулланмаячаклар. Патрульләр һәм штрафлар да булмаячак. Һаман да шул кешеләрнең тәртипле булуларына исәп тоталар. Японнар бер көн эчендә илдә – 9, Токиода 7 кешенең үлемен бик җитди кабул иткән. Төнге клублар, универмаг-рестораннар да каты басымсыз гына үз ирекләре белән ябылачак. Мәшһүр япон автомобиль заводлары болай да инде ябылу хәлендә иде, чөнки экспорт тукталды.

Премьер-министр Абэ Япониянең Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң иң авыр хәл кичерүен белдерде. Япон бюджеты болай да әҗәткә баткан инде. Аның бирәчәге болай да эчке тулай продукт бәясеннән өч тапкырдан да артыграк узып китте. Кояш чыгышы иленең коронавируска кадәр үк рецессия сазлыгына кереп батуын без моннан ике ай элек язган идек. Менә шундый авырлыкларга карамастан, япон хөкүмәте, 108 триллион иена акча басып, икътисадка коткару тәгәрмәче ыргытырга җыена. Долларга күчергәч, бу 990 миллиард доллар тирәсе, япон эчке тулай продуктының 20 процентына тиң.  Бу – тарихта күрелмәгән күләмдә финанс ярдәме. 2008 елгы кризис вакытында японнар шул сумманың яртысын бизнеска түшәк итеп җәйгән булган. Тик менә бу кадәр масштабта акча басу икътисадны коткарырмы, әйтү кыен. Хәзер бөтен дөньяда хәл шундый бит: Үзәк банклар ярыша-ярыша акча баса. Кәгазь акчаның чүпкә әйләнүе, икътисадның тулы түнтәрелүе белән төгәлләнмәсме бу ярыш? Без процент капиталына корылган капиталистик системаның көчле тет­рәнүе алдында торабыз. Бөек чор кешеләре булуыбыз белән горурланырга, алда торган авырлыклар алдында сыгылып төшеп еларга була – икесе дә файдасыз. Рухи көчкә таянып, яңа үсеш ноктасы эзләүдән башка нәтиҗәле юл юк.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү