17 майга кадәр чүп ягарга ярамый

Республикада 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Шушы вакыт эчендә чүп ягарга, коры үләнгә ут төртергә ярамый. Бу хакта  Хөкүмәт йортында узган брифингта әйттеләр.

– Махсус режим вакытында урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган урыннарда, бакчаларда,  урманга якын булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый, – диде  Россия Гадәттән тыш хәлләр минис­трлыгының Татарстан буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары  Сергей Сергеев.

Быел янгында һәлак булучыларның саны узган елдагыга караганда 24 процентка кимегән. Үлүчеләр аз булса да, янгыннар саны 14,3 процентка күбрәк. Апрельнең бишенә Татарстанда 1118 янгын очрагы теркәлгән.  Янгында 37 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган. Былтыр шушы вакытка 49 кеше үлгән була. 59 кеше  зыян күргән.

  Әлеге саннарны тикмәгә генә әйтмибез. Саннар артында – кеше гомерләре. Шуңа да ут белән бик сак булырга кирәк. Янгыннарның  99 очрагында ут коры үлән яки калдык-постык аркасында чыкты. Үләнгә ут төртү кебек кеше кулы белән башкарылган эшләрнең күбесе Казан шәһәренә   туры килә (41 очрак). Әлмәттә – 9, Түбән Камада  – 8,  Яшел Үзәндә шундый 8 очрак теркәлгән. Быел иң көчле янгыннар Югары Ослан һәм Әлмәт районнарында булды, – ди Сергей Сергеев.

Узган ел коры үләнгә ут төртү очракларының күбесе апрель ахыры – май башларында күзәтелгән. Янгын сүндерүчеләр Алабуга районында урнашкан «Түбән Кама»  милли паркында 7 гектар җир януны аерым искә төшерде.  Былтыр Актаныш, Әлмәт, Биектау, Алабуга, Лаеш, Яңа Чишмә, Чистай районнарында, Казанда коры чирәм янып китеп, корылмаларга ялкын күчкән ун очрак булган.

  Урманнар яну очраклары булмасын өчен, безнең хезмәткәрләр халык белән сөйләшүләр үткәрә. Бакчачылык ширкәтләрендә, урманга якын урнашкан авыл җирлекләрендә кисәтү эшләре бара. Респуб­ликада янгын куркынычсызлыгы булган 96 торак пункт, 48 бакчачылык ширкәте, 80 балалар лагере, 10 икътисади объект, 19 савыктыру оешмасы бар. Бакчачылык ширкәтләре, халыкның күпләп ял итү урыннарында янгын сүндерү, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә хезмәткәрләре, үз теләкләре белән янгын сүндерүчеләрдән торган  төркемнәр эшли, – ди урынбасар.

Янгынга каршы махсус режим чорында кагыйдәләрне бозган очракта штраф күләме

Гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә –  30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

Бакчасы булган яки шәхси йорты белән яшәүчеләр яз көне үз территориясен чүптән чистартмыйча тормый. Үзебез яшәгән бистәдә чүпне ягучысы да бар, аны каядыр илтеп ташлаучысы да күренә. Журналистлар Сергей Сергеевтан бакчада чүпне ягарга ярау-ярамауны сорады. Җавап бер – юк! Аптыргач, сорауны үзгәртеп: «Әгәр янәшәңдә күзәтчелек органнарыннан берәр вәкил басып торса да, кулдан ясалган мичтә чүп яндыру ярамыймы?» – диделәр. Уңай җавап булмады. Аның каравы учакта ризык пешерергә ярый. Әмма махсус таләпләрне үтәргә кирәк. Беренчедән, тиешле урында пешерү (йорт яныннан 5 метр ераклыкта), икенчедән мангалның ачык булмавы, аннан ике метр араның коры үлән, янып китүче чүп-чарлар арындырылуы мөһим. Ризык пешергән очракта, үз артыңнан җыештырып китәргә, утны сүндерергә кирәк. Монысы үзизоляция вакытында дачада яшәүчеләргә күбрәк кагыладыр, мөгаен. Белгечләр республика халкын аеруча сак булырга, ут якмаска чакыра.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Фото: http://zainsk-inform.ru/


Фикер өстәү